Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татсоцбанк"ны талаган ир-атны тоттылар [+видео]

Зур күләмдә бурычлары булу Казан кешесен әлеге юлга басарга мәҗбүр иткән.

Казанда хокук сакчылары "Татсоцбанк"ны талауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Җинаятьченең эзенә чыгу өчен 2 тәүлек вакыт кирәк булды.

Казанда Губкин урамында урнашкан әлеге банкны 3 сентябрьдә 8:45 сәгатьтә талаганнар иде. Парик һәм күзлек кигән ир-ат банк хезмәткәре ишекне ачып керү белән эчкә бәреп керә һәм пычак белән куркытып, 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып кача.

Һөҗүм вакытын видеокамералар да төшереп ала. Әмма җинаятьче йөз кыяфәтен танымаслык итеп үзгәрткән була. шулай да каракның шәхесен ачыклыйлар.

Банкны Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 39 яшьлек ир-ат талаган булып чыга. Аны хатынының фатирында тоталар. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге адымга баруын 1,3 миллион сум күләмендә бурычы булу белән бәйләп аңлаткан. Әлеге бурычы уңышсыз бизнес аркасында җыелган.

Җинаять кылганнан соң ул бурычларын түләгән, полициядән качу турында уйлап та карамаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев