Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте Тукайны искә алды [+фоторепортаж]

Быел татар дөньясы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күңелендә шигърияткә мәхәббәт яшәгән һәркем өчен апрель Тукай ае буларак көтеп алына. Инде әлеге олуг дата уңаеннан респуб­ликада Тукайны искә алу чаралары башланды. «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте күренекле шагыйрьне искә алуда үз өлешен кертеп, үзенчәлекле чара игълан итте....

Быел татар дөньясы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күңелендә шигърияткә мәхәббәт яшәгән һәркем өчен апрель Тукай ае буларак көтеп алына. Инде әлеге олуг дата уңаеннан респуб­ликада Тукайны искә алу чаралары башланды. «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте күренекле шагыйрьне искә алуда үз өлешен кертеп, үзенчәлекле чара игълан итте. Узган атнада Арчада «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең Арча зона бүлеге җитәкчеләре катнашында Габдулла Тукайга багышланган видеоролик төшерелде. «Бөек Тукай образын яктырту бик җаваплы да, кызыклы да икән, шәхсән мин әлеге чарага кушыла алуыбызга шат», - ди район электр элемтәсе начальнигы Алмаз Галиев. 11февраль көнне район электр элемтәсе коллективы хезмәткәрләре бер­дәм рәвештә әлеге акциягә кушылып, район китапханәсендә Тукай шигырьләрен укып, иҗатына мәдхия җырладылар. Шул рәвешле бөек әдипнең рухын яңартуга, иҗатын мәңгеләштерүдә үзләреннән өлеш керттеләр. Әлеге чара кем генә булып, кайда гына эшләмәсен, күңелендә шигърият уты янган кешегә беркем дә, берни дә комачауламавын дәлилләде. Элемтә хезмәткәрләре Рәйсә Мансурова, Олеся Рәүпова, Гөлназ Биктимерова, Лилия Шәймәрдановалар Тукай шигырьләрен аһәң белән укыдылар. Иҗадый чарада «Өлкәннәр клубы» әгъзалары Нурислам Насыйбуллин, Равил Гомәров, шигърият сөюче Миңнегөл Гайнетдинова, Гөлнара Мостафина Габдулла Тукайның тәэсирле шигырьләрен укыдылар. Тукай шигъриятен яңарту дәвам итә. Район электр элемтәсе коллективы Арча зонасында элемтәчеләр арасында узучы Тукай шигырьләренә багышланган конкурска әзерләнә.

[фоторепортаж]

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев