Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Голикова: Татарстан WorldSkills чемпионатына күңелен биреп әзерләнгән

Россия Вице-премьеры Татарстанда WorldSkills чемпионатына әзерлек югары дәрәҗәдә булуын әйтте.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Татарстан Республикасы WorldSkills чемпионатына бар күңелен биреп әзерләнгән дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» журналистлары белән сөйләшкәндә әйтте.

Голикова Россиянең һәм шул исәптән Татарстанның WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

«WorldSkills чемпионатының уңышлы буласын алдан ук фаразладык. Чөнки без, бик күп масштаблы чаралар уздырылган урын булганга, Татарстан Республикасын һәм Казан шәһәрен сайладык. Идарә итү персоналының һәм республика Президентының мондый чаралар оештыру буенча сәләтен һәм гадәти булмаган энергиясен беләбез. Барысы да бу эшкә бар күңелен, тырышлыгын биргән, дип әйтә алам», - дип Татьяна Голикова.

Аның сүзләренчә, чемпионатны үткәрүгә барлык вак нәрсәләрдән алып, «Казан Экспо» төзелешенә, ачылышына кадәр зур игътибар бирелгән.

«Бүген без илебез белән горурланабыз. Без югары дәрәҗәдә оештырылган шундый зур чара уздырабыз, алдагы биш көн бу уңышны тагын да арттырыр, дип уйлыйм», - дип йомгаклады Россия вице-премьеры.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев