Таушалган доллар. Валюта алмаштыру җиңелме?
Үткән атнада “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе чит илдә йөреп кайтканнан соң калган соңгы долларын урыс сумына алыштырды. Сум трамплиннан түбәнгә сикергән бер вакытта киштәңдәге соңгы валютаны сату мокытлык булып тоелса да, акча кирәк булгач, алыштырырга туры килде инде.
Чит ил әйбере алырга җыенганга күрә, доллардан котылу югалту булмас дип тә уйланылды. Чөнки валюта паникасы башлана калса, импорт товарлар да йә долларга пропорциональ рәвештә, йә аны да узып кыйммәтләнәчәк.
Кайсы банкта валютаны кыйммәткәрәк сатып алуларын интернеттан белешеп, Арчага юл тоттым. “Ак барс банк” кассиры мин сузган Америка кәгазьләрен бик җентекләп тикшерде. Мөгаен, ювелирлар гына алтын коелмасын шулай игътибар белән карыйдыр. Акчаларның чынлыгы шик уятырлык түгел, чөнки техника аша уздырылып, ялган купюралар юклыгына тиз ышанасың. Ләкин Россия банкында валюта алыштыру өчен банкнотларны үзең карандаш белән ясамаганлыгыңны раслау гына җитми, имеш. Валютаның өслеге шоп-шома, әле яңа гына үтүк астыннан чыккан кебек тигез булырга да тиеш. Газета хәбәрчесенә исә чит илдә йөргәндә, ачык һавада җир өстенә ятып йокларга да, палаткада үзенә тигән бер квадрат метр җирдә аунап берничә тәүлек уздырырга да туры килде. Анда инде өстәл тартмасы да, шкаф киштәсе дә юк, акча янчыгың белән бергә тәгәрисең. Аңлашыла инде: кәгазь банкнотлар котылгысыз рәвештә бөгәрләнә һәм таушалалар.
Чит туфракта булганда моның бер куркынычы да юк. Теләсә кайсы валюта алыштыру пунктында акчаңны кабул итәләр, паспорт та кирәкми, башка матавык та юк. Бездәге кебек анкеталар тутырып, имзалар куйдырып мәшәкатьләнсәләр, аларда күптән банк параличы булыр иде, чөнки валюта алыштырырга чиратта торучылар күп. Долларның бер өстен ягы бар: моннан йөз ел элек чыккан банкнотлар да кабул ителә, таушалган дип кире бору була алмый. Кыскасы, долларга гадәти кәгазь акчага караган төсле карыйлар. Безнең банкларда исә валютага аерым хөрмәт, аерым игътибар. Кассир, бик җентекләп тикшергәннән соң, йөзлек ике купюраны, таушалган дип, миңа кире суза. Миндә инде аз гына тәҗрибә бар: өстәл янында утырган кеше белән мондый очракта бәхәсләшергә кирәкми. Россиядә, имеш, һәр банкның валюта кабул итүдә үз кагыйдәләре йөри, шуңа күрә кассирны гаепли дә алмыйсың. Ул инструкциягә ышыкланып тик утырачак. Тик кеше факторы дигән нәрсә дә бар. Бу купюраларны шул ук банкның икенче бер кассиры вакланмый гына алып калуы да бик ихтимал.
Тик минем кассирлар алышынганын көтеп торырга теләгем дә, вакытым да юк иде. Шуңа күрә җиңелрәк икенче юлны сайладым: бракка чыгарылган янки кәгазьләрен тапшырырга икенче банкка киттем. Автоград банкта да йөз долларлык ике кәгазь җентекле күзәтү аша уздылар ...һәм бу юлы аларның берсе бракка чыгарылды. Аскы почмагында сизелер-сизелмәс кенә черки томшыгы кадәр тап бар икән, имеш. Мине илле процентлык уңыш та канәгатьләндерә иде, кесәдә калган бердәнбер йөзлек, күрәсең, яңа валюта паникасын көтеп үземә калгандыр, дип юанып кайтып киттем.
Мондый очракта, банкта валютаңны алудан баш тартсалар, инструкцияне күрсәтүләрен таләп итеп, жалу язып, җәнҗаллап йөрергә дә була, билгеле. Тик андый вак әйберләр белән теңкә корытып, үз-үзеңне картайтып йөрү кыйммәткәрәк төшә, вакытны да күп ашый. Җиңелрәк һәм оптимальрәк башка юлларны сайларга кирәк. Валютаны бүтән банкта тапшырырга була. Дөрес, Россия банкларында инструкцияләр бер үк принтердан төшкән кебек игезәк бу мәсьәләдә. Тик кассирлар бер-берсеннән аерыла. Ваемсызрак икенче кассир кәгазеңне кәгазьгә алыштырып бирә гадәттә. Банкта кечтеки генә валюта хисабың булса, шәһәрләрдә бракка чыгарылган купюраларны банкомат корсагы аша үз хисабыңа салырга һәм ул хисаптан идеаль үтүкләнгән купюралар алыштырып алырга мөмкин. Таушалган долларың күп булса, бу – бердәнбер идеаль вариант, чөнки машина вакланып-бәхәсләшеп тормый, йота да куя биргән кәгазеңне.
Кайбер аэропортларда һәм кунакханәләрдә валюта алыштыра торган автоматларга да юлыгуың ихтимал. Болары да төпченеп тормый гына валютаны бөгәрләнгән-таушалган урыс сумына каршылыксыз алыштырачак. Бер дә булмаса, чит илгә чыгарга дип акча туплый башла. Сәяхәт итеп тә кайтасың, таушалган купюралардан да кешечә генә котыласың. Россиядә исә, гаделлек эзләп йөреп, нервы таушалдырырга кирәкми. Биредә чиновникларның бер имзасы белән сине йортыңнан мәхрүм итәргә, малыңны тартып алырга мөмкиннәр. Андый проблемалар янында таушалган доллар хәсрәте бик көлке хәсрәт кенә ул.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев