Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Түбән Кама Нефтехим» компаниясе җитештерүнең рекордлы күләмнәре хакында хисап тотты

2018 ел ахырында «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә сәнәгый җитештерү индексы 103,2 процент тәшкил иткән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең гомуми кереме 189 миллиард сумга җиткән. Бу 2017 елгы күрсәткечләрдән 16 процентка артыграк. Предприятие генераль директоры Азат Бикмурзин акционерларның еллык гомуми җыелышында шул хакта хәбәр итте.

«2018 ел ахырында «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә сәнәгый җитештерү индексы 103,2 процент тәшкил итте», - диде Азат Бикмурзин.

Компания пластиклар (732 мең тонна), бутил каучугы (221 мең тонна), бензол (223 мең тонна), пропилен (307 мең тонна) эшләп чыгаруда рекордлы күләмнәргә ирешкән.

«Барлыгы 716 мең тонна каучук сатылды. Бу 2017 елга караганда 14 мең тоннага күбрәк. Шул ук вакытта, каучукның 84 проценты чит илгә чыгарылды», - дип искәртте докладчы.

Каучук сегментының нәтиҗәлелеген арттыру өчен СКИ-3 изопрен каучугы җитештерү күләмен елына 330 мең тоннага җиткерү программасы кысаларында изопрен-мономер заводында формальдегид, изобутилен эшләп чыгару буенча яңа линияләр файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, предприятие уртача тыгызлыктагы полиэтиленның өч яңа маркасын, азык-төлек төрү өчен полистирол, биомодаль полипропилен һәм полиэфирның яңа маркаларын үзләштергән һәм җитештерүне җайга салган.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев