Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кама прокуратурасына хатын-кыз җитәкчелек итәчәк

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

Ольга Купова Түбән Кама прокуроры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте», - диде Руслан Галиев.

Ольга Купова Кабарда-Балкария Республикасында туган, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Үзенең хезмәт юлын 1995 елда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлаган. 1999-2002 елларда Түбән Кама прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшләгән, шуннан соң 15 ел дәвамында прокурор урынбасары вазифасын биләгән. 

Фото: Прокуратура РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев