Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кама психологы яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүнең сәбәпләрен атаган

Психолог шәраб куллану, үпкәләү, оят, көнләшү, әйтелми калган ачулы сүзләр һәм үч алу теләге яман күзәнәкләр үсешенә китерә дип саный.

Психолог Татьяна Савельева пациентлар мәктәбе кысаларында Түбән Камада яшәүче онкология белән авыручылар өчен лекция үткәрде. Ул шәраб куллану, үпкәләү, оят, көнләшү, әйтелми калган ачулы сүзләр һәм үч алу теләге яман күзәнәкләр үсешенә китерә дип саный. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спикер фикеренчә, теләсә кайсы авыруның беренчел сәбәпләре була. «Социум безгә: «Юк, кычкырырга ярамый», - ди икән, кешегә үз хисләрен ничек белдерергә? Мондый очракларда без нәрсә эшлибез? Усаллык өстибез, гәрчә аны физик күнегүләр ярдәмендә чыгарырга кирәк булса да – күнегүләр ясарга, баскычтан менәргә яки төшәргә була», - дип аңлатты ул.

Психолог мисаллар белән уртаклашты. Шулай ук ул беренче чиратта үз фикер агышыңны үзгәртергә кирәклеген билгеләп үтте. Көн ахырында көн дәвамында нинди кечкенә шатлыклар килеп чыкканын искә алырга кирәк, атна һәм ай азагында шундый ук нәтиҗә ясарга була.

Психолог фикеренчә, начарлык турында даими уйламыйча, уйларыңны яхшы нәрсәләргә тупларга өйрәнергә кирәк. Татьяна Савельева үзеңнең уйларыңны, сөйләмеңне күзәтергә кирәклеген, аларның материальләшүен онытмаска кирәклеген әйтте.

«Балага: «Чапма, егыласың!» дип әйткәнче: «Сак бул», дип кисәтегез. Яки «Чирләмә!» диясе урынына «Сәламәтлән!» дию яхшырак», – диде Савельева.

Чараны Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина профилактикасы үзәге оештырды. Онкология авыруларыннан терелүчеләр өчен Сәламәтлек мәктәбенең киләсе дәресе май ахырында булачак.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X