Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кама урманчысы борынгы кабер ташы тапкан

Кабер ташындагы язу биредә гади кеше җирләнүе хакында сөйли.

Түбән Кама урманчысы, гөмбә җыярга баргач, урманда борынгы кабер ташы тапкан. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Плитәдә голгофа хачы, аның кырыйларында сөңге һәм кул таягы (шулай итеп алар хачка кадакланган Иисус Христосны мыскыл иткән) сурәтләнгән була.

Кабер ташындагы язу монда гади кеше җирләнүе хакында сөйли. «Биредә 1846 елда чәчәк авыруыннан вафат булган Мамадыш шәһәре кешесе Павел Усолин җирләнгән», - диелгән анда.

Бер версия буенча, урман борынгы зират территориясендә үскән. Тарихчы Җәлил Газизов әйтүенчә, XVII гасырда әлеге урында, хәзерге Ильинка авылы каршында, Миньково авыллыгы урнашкан булган. «Әлеге каберлек шуңа карыйдыр, мөгаен», - дип фаразлый ул.

Мамадыш кешесенең ни өчен туган шәһәреннән шулай еракта җирләнүен ачыклап булырмы, анысы билгесез. Ничек кенә булмасын, әлеге кабер ташы зур кызыксыну уятачак, чөнки Түбән Кама – яшь шәһәр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев