Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада чаңгы базасында Гөлшат Котенкова үтерелгән алачыкны җимерәчәкләр

Көн саен чаңгы базасы территориясен снегоходта ике полиция хезмәткәре күзәтеп йөри.

Түбән Камада "Алмаш" чаңгы базасында Гөлшат Котенкова үтерелгән каравылчы алачыгын җимерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә өйрәнү-тренировка үзәгендә хәбәр иттеләр.

База хезмәткәрләре фаҗигадән соң әле дә өнгә килә алмыйлар. Элек, “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 9 гыйнвар кичендә Түбән Кама кызы Гөлшат Котенкова югалган иде. Төнлә аның үле гәүдәсен таптылар, ә бер тәүлектән полиция үтерүчене тоткарлады. 37 яшьлек Данил Котенев чаңгыда йөрүче Гөлшатны очраткан һәм көч кулланып якындагы каравылчы алачыгына  алып кергән.

“Бу каравылчы алачыгын җимерергә телибез, әмма рөхсәт алу өчен аның хуҗасын таба алмыйбыз. Милекченең рөхсәте булырга тиешлеге хакында прокуратура кисәтте. Аны алгач, бу җирлек ачык булыр иде”, - дип белдерделәр чаңгы базасында.

Моннан тыш, территорияне саклау буенча башка чаралар да кабул ителгән. Чаңгы базасы җитәкчелеге тагын бер сакчы яллаган, ул “Алмаш” өйрәнү-тренировка базасына керү урынында кизү тора. Шулай ук чаңгы базасы территориясен көн саен ике ике полиция хезмәткәре күзәтеп йөри. Алар 15 сәгатьтән алып 22 сәгатькә кадәр эшли.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев