Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада кибет талаучыны видеокүзәтү камералары теркәгән

Начар ниятле зат, башына оек киеп һәм пычак белән куркытып, кассадагы акчаны урлап качкан.

Түбән Камада полиция кибет кассасыннан акча урлап качкан ир-атны эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Урлау очрагы 10 февральдә кич Химиклар проспектында тукталыш павильонында урнашкан «Тиолда» кибетендә булган. Билгесез зат, башына оек киеп, сатучыга пычак белән янап, касссадан 5,6 мең акча урлаган.

Җинаять кылу вакытын видеокүзәтү камерасы теркәгән. Кадрларда ир-атның киштә аша кереп һәм кассадан акча алганы күренә. Ишектән чыкканда ир-ат табышының бер өлешен төшереп җибәрә һәм җыеп алырга тырыша.

Бу фактка карата “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер полиция талауда шикләнелә торган затның шәхесен ачыклый.

Полиция җинаять кылган зат турында нәрсә дә булса белүчеләрне 8 987-222-22-82 яки 02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый. Бүләк  вәгъдә ителә, һәм хәбәр итүче турындагы мәгълүмат таратылмаячак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев