Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Каманың беренче сәнәгать зонасы мәйданында шартлау булган

Шартлауның башлангыч сәбәбе булып, факел җайланмасында техник регламент сакланмау тора.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың беренче сәнәгать зонасы мәйданында шартлау булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл кичә, 19 октябрьдә, 10 сәгать 25 минутта булган. Урынга 35, 33нче янгын-коткару часте хемәткәрләре һәм кизү торучы ягын сүндерүчеләр килгән. Ут чыгуы күренмәгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме кирәкмәгән.

Фаразлар буенча, шартлауның башлангыч сәбәбе булып, факел җайланмасында техник регламент сакланмау тора. Технология процессы бозылмаган. Эшчеләргә һәм халыкка куркыныч янамый.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев