Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техникаң әзерме?

17 мартта район хуҗалыкларының баш инженерлары катнашында "Курсабаш" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек эшләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның гамәли өлеше "Гостехнадзор" район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 20 тәгәрмәчле, 3 чылбырлы тракторы, 13 тагылма арбасы бар. Аларның һәркайсысы баш инспектор Рөстәм Харисов җитәкчелегендә энә күзеннән үткәрелеп кабул...

17 мартта район хуҗалыкларының баш инженерлары катнашында "Курсабаш" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек эшләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның гамәли өлеше "Гостехнадзор" район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 20 тәгәрмәчле, 3 чылбырлы тракторы, 13 тагылма арбасы бар. Аларның һәркайсысы баш инспектор Рөстәм Харисов җитәкчелегендә энә күзеннән үткәрелеп кабул ителде.

Әлеге күрсәтмә чарада үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау хөкүмәт куйган таләпләргә туры китереп башкарыла. Алар арасында иң мөһимнәрдән берсе - техниканың дәүләт теркәве узган булуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булуы. Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягъни руль һәм тормоз системалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар белән тикшерелә. Шулай ук үзйөрешле машинаның ничек техник хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият ителә. Тракторның янгын сүндергеч, аптечка белән комплектлаштырылуы да мөһим.

  • Техника кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәскә тиеш, - ди Рөстәм Харисов.

Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, куркынычсызлык тросы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу, яктылык һәм кисәтү сигналларының эшләве шарт. Шулай ук арбаларны тышкы яктырту приборлары белән җиһазлау мәҗбүри чара. Арба яктыртылмау аркасында республикада ел саен кеше үлеменә китерүче бик күп фаҗига кабатлана.

Техник карауда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-механизация бүлеге консультанты Раиф Харисов чыгышы тыңланды. 1-6 апрель көннәрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә район хуҗалыкларында республика күләмендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча комплекслы тикшерү уздырылачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия әгъзалары белән берлектә, хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлегенә конкурс шартларында бәяләмә куелачак. Әлеге чараларның барысы да транспортта йөрү кагыйдәләрен саклау һәм хезмәт кешеләренең иминлеген тәэмин итү максатыннан оештырыла. Ул быел аеруча дискаторларга, БДТ агрегатларына нык игътибар юнәлтү кирәклеген әйтеп узды.

- Көздән эшкәртелми калган кукуруз мәйданнарын тиз арада эшкәртү өчен дискаторларның әзер булып торуы мөһим. Шулай ук чәчү агрегатлары белән беррәттән, печән җыю, терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерү эшен дә бердәй алып барырга кирәк, - диде ул.

"Курсабаш"та әлеге җаваплы чараны елның-елында беренчеләрдән булып һәм таләпләр югарылыгында башкаралар. Быел да механизаторлар үзләренең эшләрен җиренә җиткереп үтәгәннәр. Техник карау уздырган "Гостехнадзор"ның район буенча бүлек башлыгы Рөстәм Харисов алар эшеннән канәгать калуын белдерде һәм семинарда катнашучыларга үрнәк итеп куйды.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев