Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә фаҗигале вафат булган район газетасы журналисты Рәйхана Шәйхиеваны искә алдылар

Чарада «Саба таңнары» журналистлары да катнашты

Теләчедә фаҗигале вафат булган район газетасы журналисты Рәйхана Шәйхиеваны искә алганнар

Фото: Фәнил Нигъмәтҗанов

Теләче районы Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында журналист Рәйхана Шәйхиева истәлегенә «Йолдыздай атылган гомер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителгән. Фаҗигале төстә вафат булган журналистны искә алу кичәсендә Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәш кызлары, хезмәттәшләре, остазлары катнашкан.

«Рәйхана Шәйхиева – өлкән, урта буын газета укучылары өчен яхшы таныш исемдер. Моннан чирек гасыр элек яраткан хезмәттәшебез Ураза гаете иртәсендә юл-транспорт фаҗигасенә эләгеп вакытсыз һәлак булды. Рәйхана Шәйхиева Казан дәүләт университетының журналистика, социология психология факультетын тәмамлап, «Теләче хәбәрләре» газетасы редакциясендә хезмәт куя, шул ук елны ук авылдаш егете Рафиска кияүгә чыгып гөрләтеп яши генә башлаганнар иде. Язмыштан узмыш юк диюләре хактыр», - диде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, чарада Рәйхана Шәйхиеваның остазы, факультетның шул вакыттагы деканы, хәзер дә кафедра мөдире буларак хезмәт куючы Васил Гарифуллин, Рәйхана Шәйхиевага белем биргән Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, сыйныфташлары, «Теләче хәбәрләре» газетасында бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре, туганнары катнашкан һәм чыгыш ясаган.

«Чыгышлар Казаннан, республикабызның башка шәһәрләреннән кайткан профессиональ һәм үзешчән артистларның, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Дүрт сәгатьтә артык барган чара турында тулырак «Теләче» газетасыннан укып була», - диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/telaceda-faigale-vafat-bulgan-raion-gazetasy-zurnalisty-raixana-saixievany-iska-algannar-5882457

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев