Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче муниципаль районы башлыгы чаңгы ярышларында катнашты

Илдус Зарипов белдергәнчә, районда спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

(Теләче, 15 гыйнвар, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче чаңгы базасында яңа кышкы сезонның тәүге чаңгы ярышы үткәрелде. Чаңгыда тимераяк алымы белән җилдерүче яшьләребезне күрү үзе үк күңелле булды. Аларның узышы күзгә рәхәтлек бирде, кызыктырды, йөрәкне җилкетте, күңелдә ак көнләшү хисләре тудырды, диелә район хәбәрендә.

Чаңгычыларыбызны әлеге зур спорт бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләп, кышкы спорт сезонының уңышлы һәм файдалы үтүен теләде. Ул белдергәнчә, районда спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. “Кояшлы көн, саф һава һәм үзенә тартып торучы чаңгы юллары – үзе дәва. Болар барысы да тәнгә сихәтлек бирсә, күңелгә позитив уйлар өсти. Кышкы айларда барыгызны да шушы мөмкинлектән файдаланып калырга чакырам. Фәкать үз-үзеңне җиңәргә, чаңгыга, тимераякка гына басарга кирәк”, - дип тәмамлады ул үзенең сәламләү сүзен. Һәм әлеге сүзләрен ул соңыннан чаңгы юлында үзенең матур, үрнәк гамәле белән раслады.

40 яшьтән өлкән җитәкчеләр арасында үткәрелгән ярышта финишка ул беренче булып килде. Әлеге категориядә икенче һәм өченче урыннарны муниципаль район Советы белгечләре Рафаэль Яруллин белән Рафаэль Закиров яулады. Әлбәттә, чаңгы спорты белән даими һәм җитди шөгыльләнүчеләр бу юлы да җиңүчеләр сафында булдылар. Яшь җитәкчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов уңышка иреште. 40 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында Теләче урта мәктәбеннән Рафил Хәкимов, Иске Җөри авыл җирлегеннән Шәфәгать Сәүбәнов һәм район мәгариф мәгариф бүлегеннән Айназ Фәтхуллин призлы урынны яулады. 40 яшьтән югары булган ир-атлар арасында үткәрелгән узышта район газ хуҗалыгыннан Альберт Мөбәрәков, Теләче авыл җирлегеннән Әнәс Бәшәров һәм Теләче урта мәктәбеннән Рәсип Гатиятов алдынгылар сафында булдылар. 40 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында узган ярышта район газ хуҗалыгыннан Альбина Хафизова, Теләче урта мәктәбеннән Зөлфия Салихова һәм “Олимп” яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиеваларга тиңнәр булмады. 40 яшьтән югары булган чаңгычы хатын-кызлар арасында җиңүче булып, район газ хуҗалыгыннан Гөлнара Мәүләвиева, Айдар авыл җирлегеннән Феодосия Давыдова һәм район мәдәният йортыннан Рәмзия Шәймәрдановалар танылды, диелә район басмасында.

Фото: tulachi.ru/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев