Теләче районы башлыгы: Сыер – акча сугу машинасы ул
Районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыклар булып, җаваплыклары чикләнгән “Агролак”, Алан” һәм “Таң” ширкәтләре танылды.
Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашында 2017 елда терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә нәтиҗә анализ ясалды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы булган киңәшмәдә узган елгы эшләргә тирән анализ белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов чыкты. Ул билгеләп узганча, 2017 ел авыл хезмәтчәннәре өчен уңышсыз булмаган. Республика җитәкчелеге, һәм аграр министрлык тарфыннан алга куелган бурычлар барысы да үтәлгән диелә район хәбәрендә.
Бүген районыбыз хуҗалыкларында 14433 баш мөгезле эре терлек санала, шуларның 4206 сы савым сыерлары. 2017 елда уңган савымчыларыбыз тарафыннан тулаем 21758 тонна сөт савып алынган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда үсеш 108%. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 5172 килограмм сөт туры килә. Үсеш 111%. Районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыклар булып, җаваплыклары чикләнгән “Агролак”, Алан” һәм “Таң” ширкәтләре танылды. “Агролак”та бер сыерга - 7375, “Алан”да – 6686, “Таң”да – 5707 килограмм сөт җитештерелгән. Узган ел терлекчеләребез тулаем 2552 тонна ит җитештергән. Бу юнәлештә җаваплыклары чикләнгән “Агролак” “Алан”, “Таң” һәм “Игенче” ширкәтләре аеруча җитештерүчән эшләгән. Әмма ирешкәннәр чик түгел. Районыбызның әлеге алдынгы хуҗалыкларына да Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш һәм Зәй районнарының алдынгы хуҗалыкларыннан үрнәк алу урынлы булыр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин исә республика хуҗалыкларыннан, чит төбәкләрдән терлек сатып алу кагыйдәләре һәм сыер асраучыларга күрсәтелгән ветеринария хезмәте өчен акчалата субсидия алу тәрипләре белән таныштырды.
Үзенең йомгаклау сүзендә район башлыгы Илдус Зарипов киләсе елда да сөтчелек, итчелек продукциясе җитештерүне арттыру бурычын куйды. “Продукция булганда, хезмәт хакы да биреп, материаль базаны да ныгытып була. Материаль база нык булса, җитештерү дә үзеннән-үзе артачак. Сыер – акча сугу машинасы ул,” - диде уенын-чынын бергә кушып диелә район басмасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев