Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Районда язгы чәчү мәйданнары 27 мең гектарны тәшкил итә.

Теләче районы басуларында өч көннән чәчү төгәлләнергә тиеш. Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта әйтте.

Аның әйтүенчә, районда язгы чәчү мәйданнары 27 мең гектарны тәшкил итә. “Бүгенге көндә 90 процентын чәчтек, кайбер хуҗалыклар бетереп килә инде, “Алан” хуҗалыгы, “Игенче” дә төгәлләде. Безнең кукуруз, әз генә сабан бодае чәчәсе калды. 25 майга районда чәчүне тәмамлыйбыз дип торабыз”, - диде Рәлиф Низаметдинов.

Идарә җитәкчесе чәчү белән беррәттән, башка эшләр дә башкарылуын билгеләп узды. “Чәчү белән генә түгел, бүген игеннәрне тәрбияләргә тотындык. Бигрәк тә, чүпкә, корткычларга каршы эшкәртәбез. Басуда беркайчан да эш бетми. Игеннәрнең торышы яхшы. Безнең бер генә теләк: яңгыр кирәк инде. Яңгыр булса, иген була, Алла боерса”, - дип белдерде.

Рәлиф Низаметдинов проблемаларга да тукталды. “Иң төп проблема финанслар белән бәйле. Барыбызга да мәгълүм: сөткә бәя кимеде, ашлыкка бәя булмады, шуның аркасында кыенлыклар бар, әмма барыбер дәүләтебезнең, Авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәме күп булды. Без, узган елга караганда, дәүләт ярдәмен ике мәртәбә күбрәк алдык. Безнең районга 70 млн сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Узган елга караганда, 31 млн га артыграк. Шуның аркасында гына чәчүне башкарып чыга алдык. Финанс кыенлыгы, акча җитешмәүлек булды инде, шуңа күрә без быел югары маржиналь культураларны арттырдык. Бигрәк тә, рапс, көнбагыш культурасын арттырдык. Чыгымнарны кыса алдык”, - дип сөйләде идарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгуда авыл хезмәтчәннәренең эш сөючәнлеге зур роль уйнаган. “Халык бездә тырыш бит. Механизатор иртән 5 тә чыга, кичке 10 да кайта. Ике сменада эшләп, кыска срокларда әйбәтләп үткәрә алдык. Безгә таләп тә куелган, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да, заманасы да шуны таләп итә: чәчтек кенә түгел, безгә сыйфат кирәк. Ашыгып чәчү генә түгел бит¸ игеннең уңышы мөһим. Безгә хәзер яңгыр кирәк, калганын булдырабыз”, - дип белдерде.

Рәлиф Низаметдинов районда игенчеләрне тырышып эшләүгә кызыксындыру чаралары да куәтле булуына игътибарны юнәлтте. “Хәзер, элеккеге кебек, әйдә, эшлибез дип эшләтеп булмый. Хәзер кеше шулай гадәтләнде һәм шулай булырга тиеш тә: хезмәт хакын вакытында бирү мөһим. Бигрәк тә чәчү алларыннан дәүләт ярдәме дә булышты. Без хәзер апрель аена хезмәт хакын биреп бетереп барабыз. Район бюджетыннан ел саен чәчү, урып җыю вакытларында югары эш күрсәткечләре өчен сертификатлар таратып, Сабан туе вакытында акчалата бирәбез. Ул да хезмәткә нык дәрт уята”, - диде идарә башлыгы.

Бүген шундый сертификатларның берсенә – “Игенче” хуҗалыгы вәкиле Ирек Кәримуллин лаек булды. Нормасын күпкә арттырып үтәгәне өчен, ул 6 көн эчендә 3 мең сум күләмендәге премиягә лаек дип табылган. Норма буенча ул 8 сәгать эчендә 15 гектар чәчәргә тиеш, ә ул хәтта 41 гектарга кадәр җиткерә, дип аңлаттылар. Сертификатны аңа Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов тапшырды.

Сүз уңаеннан, “Игенче” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Яхин бүген соңгы гектарлар чәчелүен, 24 берәмлек техникалары булуын әйтте. Бөртеклеләрдән тыш, хуҗалыкта 341 гектар көнбагыш чәчкәннәр.

Рәлиф Низаметдинов хезмәт хакына өстәмә 10-15 мең сум премия алучылар да булуын әйтте. “Кешегә кешечә караш булмаганда, хәзер кешене, элеккечә, “эшлә” дип кенә эшләтеп булмый”, - ди ул. Аның сүзләренчә, мондый сертификатлар районда якынча 7 еллап тапшырыла. “Ул язгы чәчүдә генә түгел, урып-җыю вакытында комбайнерларга да бирелә. Өч көн саен кем иң яхшы күрсәткечкә ирешкән, район башлыгының Рәхмәт хаты да тапшырыла”, - дип белдерде Рәлиф Низаметдинов.

Чираттагы проблеманың берсе техника белән бәйле, ди идарә җитәкчесе. “Техниканы яңартуга күпмедер талпынабыз, әмма ләкин канәгатьләнерлек түгел. Без кирәк икәнен дә белеп торабыз, ләкин бәяләрнең кыйбат булуы безне аяктан тарта. Әмма техниканы яңартмыйча булмый, ремонтлауга караганда яңаны алу файдалырак булуын да аңлыйбыз”, - ди ул. Рәлиф Низаметдинов моңа кадәр дәүләт программасы нык терәк булганын билгеләп узды. “40:60 нисбәтендә дәүләт программасы эшләп килә иде, 40 процентын дәүләт түли иде. Быел бу программа эшләп китә алмады. Күптән түгел бездә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов булып китте, яңадан сөйләшеп, бу программаны быел да кертеп җибәрербез, дип ул өмет уятып китте әле. Шул программа керсә, әйбәт булыр иде. Ул программа нигезендә без бик күп техника ала алдык”, - дип белдерде.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев