Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы язгы ташуга әзер

Караширмә авылындагы 6 йортка, Үзәктә исә дистәдән артык өйгә су керү ихтималы бар.

Су басу куркыныч булган авыллар Теләче районында да бар. Караширмә авылындагы 6 йортка, Үзәктә исә дистәдән артык өйгә су керү ихтималы бар. Шуңа да язгы ташуларга бу авыл халкы ныклап әзерләнә, дип яза район гаазетасы.

Закирова Наҗия (Караширмә авылы):
- Мишә елгасы ташый башлагач кына безгә су керә. Түбән өй, бәрәнге базы су белән тула. Идән өстенә су чыкмаса, түзәргә була. 3- 4 көннән су кими башлый. Хәвев – хәтәр генә чыга күрмәсен. Бәрәңгене, сарай идәнендә тора торган барлык әйберләрне дә чормага, югарыга менгереп куйдым. Безнең ишегаллары диңгез кебек була, гади резин итек киеп кенә үтеп булмый. Шуңа бик озын кунычлы сапогиларыбыз әзер тора. Әлеге авылда 16 ел яшибез инде, бер узган ел гына ишегалды диңгезгә әйләнмәде.

Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников:

- Үзәк авылында 21 йортны су басу ихтималы бар. Әлеге йортларда яшәүчеләргә районның янгын сүндерү хезмәткәрләре аңлату эшләре алып барды. Кинәт су басып, терлекләргә куркыныч янаса, алар хуҗалык фермаларына урнаштырылачак, бу хакта сөйләшенгән. Җиде ел эшләү дәверендә андый очрак булмады, быел да тыныч кына узсын дип телисе килә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынң Теләче районы бүлеге хезмәткәрләре су басу куркынычы булган йортларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барган. “Кирәкле документларны су үтми торган полиэтилен пакетларга салып кую кирәк. Авыл халкына йорт тирәләрен кардан чистартып, канаулар казып куярга киңәш итәбез. Әгәрдә көтмәгәндә су басу куркынычы булса, бу авылларда яшәүчеләргә тиз арада хәбәр бирелә. Эвакуацияләргә туры килсә, һәр йорт хуҗаларының кая күчәсе билгеләнгән. Су баскан очракта, су кудыртучы насослар, янгын сүндерү машиналары, көймә әзерләп куелган”, - диде 134 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Мансур Шәрипов. Сүз Екатериновка авылы хакында бара.

Кагыйдә буларак, язгы ташу апрель башына туры килә иде. Быел бу вакыт 21 апрельгә туры килер дип фаразлый районның җаваплы белгечләр. “Кар акрынлап кына эресә ярый, әгәр кисәк җылытса, катлаулырак булачак. Мишә елгасы ташый башлагач, көн саен суның биеклеге берничә тапкыр үлчәнәчәк. Елга бозларын шартлату эшләре дә башкарылыр дип көтелә.”, - диделәр Гадәттән тыш хәәләр министрлыгының Теләче районы бүлегендә.

Язгы ташу вакытында район халкының иминлеген саклау төп максат итеп куела. Шул уңайдан район башкарма комитеты каршында җаваплы белгечләрдән торган махсус комиссия дә төзелде, диелә район басмасында.

Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев