Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районында 3208 тонна икмәк җыеп алганнар

Бүгенгә 11% бөртекле һәм кузаклы культуралар теземнәргә салынган.

Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культураларның 2400 гектары теземнәргә салынган. Планга карата үтәлеш 11%. Шуның 800 гектары - арыш, 1115 гектары - көзге бодай һәм 435 гектары борчак культурасына туры килә, дип яза җирле басма.

Суктырып алынган мәйданннарның күләме 1310 гектар. Планга карата үтәлеш - 6%. Соңгы берничә көндә 400 гектарда - арыш, 850 гектарда көзге бодай, 50 гектар мәйданда борчак культурасын суктырып алырга өлгергәннәр. Икмәкнең тулаем җыемы 3208 тонна. Һәр гектардан 25,2 центнер икмәк җыеп алынган.

Урып-җыю чорында басуда белгечләр булу, аларның сыйфатка зур игътибар бирүләре шарт. Район җитәкчелеге таләбе буенча, зур авырлык һәм чыгымнар белән үстерелгән игеннең бер генә учы да җирдә калырга тиеш түгел. Һәм дә басуда, ындыр табагында эшләүче һәркемнән зур оешканлык, җитезлек сорала. Соңга калсак, югалтулар булачагы көн кебек ачык.

Фото: tulachi.ru/

tulachi.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев