Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районының бары бер авылында лейкозлы сыерлар калган - авыру билгеләре

Лейкоз авыруы белән сыер биш-алты ел яшәргә һәм кинәт үләргә мөмкин, ди районның баш мал табибы.

еләче районының бары бер генә авылында лейкозлы сыерлар проблемасы бар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә районның баш мал табибы Ирек Нуруллин райондагы рейд вакытында әйтте.

“Районда лейкозлы сыерлар бары бер авылда - Олы Мәтәскәдә генә калды. Мондагы ике көтүнең берсендә инде лейкозлы сыерлар калмады, икенчесенең яртысы авыру сыерлардан тора”, - диде Ирек Нуруллин. Баш ветеринар сүзләренчә, районның калган 53 авылында лейкозның нибары 3-4 очрагы табылган.

Лейкоз авыруы ике төрле була. РИД – бу сыер канында вируслар бар дигән сүз, ул авыруны йөртүче булып санала. Гематологик авыру булса, ветеринарлар ул сыерны мәҗбүри иткә тапшырта ала. Ә РИД билгеләре ачыкланса, бар җаваплылык хуҗаның үз өстенә төшә: ул сыерын көтүгә чыгармаска, сөтен кайнатып эчәргә тиеш була”, - ди баш ветеринар.

  • Лейкоз авыруының тышкы билгеләре юк. Сыер бу чир белән 5-6 еллап яшәргә мөмкин. Авыру соңгы чиккә җиткәч кенә, сыерның лимфа бизләре шешә. Андый сыер бер атна дигәндә үлеп китә.

“Лейкоз иң күп сөт бирүче сыерны зарарлый. Чөнки андый сыер бар көчен сөт ясауга бирә һәм иммунитеты какшый. 5-6 литр сөт бирүче сыер, лейкозлы сыерлар арасында еллар буе йөрсә дә, аңа авыру иярмәскә мөмкин”, - дип аңлатты ветеринар.

  • Авыру бер сыердан икенчесенә сулыш юллары һәм селәгәй аша күчми. Аны "арадашчылар" ияртергә мөмкин. Әйтик, җәен көтүдәге авыру сыерны бер бөҗәк тешләп, икенчесенә килеп кунса, ул бу сыерга да акрын таркалучы инфекция йоктыра.

“Әгәр лейкоз чирен кигәвен һәм башка бөҗәкләр тарата икән, көзен сыердан алынган канда лейкоз билгеләре күренмәскә мөмкин. Чөнки ул 6 айдан соң гына беленә”, - диде Ирек Нуруллин.
 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев