Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче урманында бер ирне чишендергәннәр һәм кыйнап акча таләп иткәннәр

Җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ир-ат тиздән Теләче районы суды каршына басачак. Аның белән булган икенче адәмнең әлегә эзенә чыга алмыйлар.

Теләче районы прокуратурасы Югары Ослан районында яшәгән 53 яшьлек Мансур Аляковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул Россия Җинаять кодексының 126 нчы маддәсе 2 нче бүлеге "а,в,з" пунктлары (төркем белән алдан сүз куешып кеше урлау, явыз ният белән кеше сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч тудырырдай көч куллану, куркыту), 163 нче маддәсе 2 нче бүлеге "а,в" пунктларына (төркем белән алдан сүз куешып, көч кулланып янау) туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, быелның 22 июлендә кичке сәгать 11ләр тирәсендә Аляков Теләче районы Максабаш авылында, берәү белән (анысына карата җинаять эше материалында аерым эш алып барыла) алдан сөйләшеп, җирле ир-аттан көч кулланып 300 мең сум акча таләп итә. Имеш, әлеге ир-атның карта уены буенча бурычлары җыелган.

Авыл кешесе уйлап чыгарылган бурычларны үз өстенә алырга каршы килгәч, аны автомобильнең багажнигына бикләп, агачлыкка алып китәләр. Анда ир-атны чишендерәләр, кыйнап һәм физик җәберләү белән янап, бурычын танытырга телиләр. Зыян күрүче ахыр чиктә ризалаша. Шуннан соң гына аны кабат авылга алып кайталар. Әмма зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә, Аляков тоткарлана.

Мансур Аляков үз гаебен тулысынча таныган. Икенче җинаятьче эзләнә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев