Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә “Дулкын” бассейны ачылды

Ачылыш тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.

Бассейннарның ачылу тантаналары моңа кадәр күрелмәгән форматта барды. ТР Президеты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта барган шундый ук бассейн ачылу тантанасыннан туры элемтәгә чыгып, теләчелеләрне шушы бәйрәм белән котлады. Бассейн ишекләрен ачарга хәер-фатихасын бирде. Аның исеменнән бүләк-сертификатны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тапшырды, ди яза җирле басма.

Үз чыгышында министр тагын да зурррак мөмкинлекләргә өметләндереп: “Сезнең шушы микрорайонда спорт кластеры төзергә җыенугызны ишетеп беләбез. “Батыр” спорт комплексы, Боз сарае, бассейн булды. Киләчәктә, бәлки, шушы заманча биналар янәшәсендә заманча футбол кыры, шугалак, кунакханә һәм башка объектлар да сафка басар, спорт кластерының инфраструктурасы булдырылыр әле...”, - диде.

Сүз дә юк, бассейн өчен урын бик уйланып, киләчәкне күздә тотып сайланган. Спорт кластерына килсәк, аның киләчәген хәл итү өчен быел март аенда район халкы белән берлектә иҗтимагый тыңлаулар да үткәрелде. Әлеге чарада район халкы спорт кластерының нинди булырга тиешлеген үзе әйтте. Шунысы сөенечле, спорт кластеры урын алачак микрорайон көннән-көн үсә, зурая. Бассейн дигәннән, биредә өлкәннәр, балалар өчен аерым су коену, йөзү урыннарыннан тыш, юыну, киенү-чишенү бүлмәләре, кофе-чәй эчү, ял урыннары бар. Кыскасы, гаилә белән килеп, иркенләп ял итеп була. Яңа бассейнның исеме “Дулкын” дип куелды.

- Ил, республика күләмендә махсус программалар булмаса, бу мәһабәт бина да булмас иде. Төзелешкә ярдәме, хезмәте кергән ил, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә барлык райондашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм, - диде үзенең чыгышында район башлыгы Илдус Зарипов.

Фото: http://tulachi.ru

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев