Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә үстерелгән лаләләрне Россия шәһәрләренә җибәрәләр

“Богородские розы. Теплицы” ширкәтенә караган теплицаларда лалә чәчәгенең егерме биш төре үстерелә.

Теләче сәнәгать мәйданчыгында җаваплылыгы чикләнгән “Богородские розы. Теплицы” ширкәтенә караган теплицаларда бер дигән чәчәк плантацияләре үсеп утыра. Бу көннәрдә түтәлләрне лалә (тюльпан) чәчәкләре бизи. Хатын-кызның ис-хушы китә торган роза чәчәкләре үстерү алар өчен отышлы түгел икән. Ширкәт җитәкчесе Ирек Фәттахов белдергәнчә, биредә лалә чәчәгенең егерме биш төре үстерелә. Хәзер аларны җыю буенча кызу эш бара, чөнки бу көннәрдә аларга ихтыяҗ бик зур. Җыеп, кәгазьләргә төрелгән һәм тартмаларга тутырылган чәчәкләрне Казанга, күпләп сату складына озаталар. Алыпсатарлар исә аны республика районнарына, шәһәрләрнең сәүдә үзәкләренә, базарларга алып барып сата. Моннан тыш, бу көннәрдә Теләче ләләренә карап, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз да сөенчәк, илһам алачак диелә район хәбәрендә.

Теләчедә үстерелгән чәчәкләрне кайда да теләп һәм яратып сатып алалар. Чөнки аларның кәүсәләре нык, таҗлары да тиз генә шиңми ди. Бездә үскән чәчәкләргә хәтта голландлар үзләре дә кызыга ди. Чөнки бездә аларга үсәр өчен шундый уңай шартлар һәм мохит тудырыла. Биредә чәчәк үстереләсе җирне сатып алалар. Җир өслегенә сибелгән комга кайнар пар белән дезинфикция ясала. Киләсе елда җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга планлаштыралар. Биредә штатта 7 кеше хезмәт куйса, калган өлешне сезонлы эшчеләр тәшкил итә.

Әйткәнемчә, теплицага мин килгәндә кызу эш кайный иде. Арада теләчелеләр генә түгел, Сабадан да, Балык Бистәсенең Шәле авылыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Соңгылары күпчелекне тәшкил итә дисәң дә ярый. Ни өчен шәлеләр? “Чөнки алар чәчәк утыртуның, аны үстерүнең һәм җыюның тәртибен яхшы белә, тәҗрибәләре дә зур. Арада Богордское авылындагы теплицада эшләп зур тәҗрибә туплаган апалар да бар. Эш рәте белгән кешеләр белән эшләве безгә дә рәхәт,” - ди җитәкче Ирек Фәттахов.
Гадәттә, шәлеләр биредә актив рәвештә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, чәчәкләргә зур ихтыяҗ булган көннәрдә эшләп ала. Беришләре моның өчен чираттагы ялга да чыга икән. Арада студент кызлар белән егетләр дә бар. Кем әйтмешли, чәчәк вакыт бер генә. Калганнарны исә чәчәк утыртырга да, тәрбияләргә дә һәм җыярга да алар өйрәтә, диелгән район хәбәрендә.

Фото: http://tulachi.ru/

http://tulachi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев