Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә сусаклагыч төзи башладылар

Тиздән биредә су күселәренә генә түгел, кыр үрдәкләре, кыр казлары һәм челән ише киек кошларга да менә дигән яшәү урыны булачак.

Мелиорация” ширкәте җитәкчесе Илдус Талипов белдергәнчә, басудан төшүче агымсу өчен бөя-күпернең төбенә зур диаметрлы торба куеп калдырылган. Бөялгәннән соң күтәрелгән су әлеге торбадан агачак. Кирәк чакта суны җибәрү өчен торба башына эшермә, чүп-чар һәм балык сөзгеч куелган. Биредә санаулы көннәр эчендә “ПМК - Мелиорация” ширкәте төзүчеләре нәтиҗәле хезмәт куйган. Дамбасының озынлыгы, киңлеге дә унбер метрдан артып киткән, тирәнлеге - ике метр булган сусаклагычка быелдан су туплана башлаган. Рәсемнән күренгәнчә, ул беркадәр тупланган да инде. Дамба кырыенда су үлчәгеч монтажланган. Ул язгы ташу чорында суның биеклеген билгелячәк һәм көйләячәк. Кыскасы, тиздән биредә су күселәренә генә түгел, кыр үрдәкләре, кыр казлары һәм челән ише киек кошларга да менә дигән яшәү урыны булачак. Дөрес, 5 июль көнне җаваплылылыгы чикләнгән “ТК Татмелиорация” ширкәте җитәкчесе урынбасары Раил Кәримуллин җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан кабул итеп алынган әлеге объектта якын арада балык үрчетү, су коену мәсьәләләре каралмады. Әлеге гамәлләр ният ителгән очракта, иң беренче чиратта, су саклагыч су белән туларга, хокукый-норматив документлар ясалырга тиеш. 

Теләчедә су коену урыны булдыру зарурлыгы күптән яшәп килә. Бу мәсьәлә 2016 елда “Батыр” спорт комплексында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашында узган Тюлячка елгасы ярын төзекләндерү буенча халык тыңлаулары барышында да бөтен җитдилеге белән күтәрелгән иде. Чөнки бүген дә Теләче халкы шактый чакрым юл узып, Максабаш, Олы Мәтәскә авыллары янәшәсендәге сусаклагычларга барып су коена. Ул чакта күпчелекнең су коену урынын 2016 елда республика бюджеты хисабына төзекләндерелгән Тюлячка елгасы ярында күрәсе килгән иде. Беренчедән, төзекләндерелгән Тюлячка елгасы мул сулы булып чыкмады, икенчедән, авыл уртасында, кеше күз алдында су коенып яту дөрес эш түгел. Минемчә, су керү зонасы кеше күзеннән ераграк, авыл читендә булырга тиеш. Теләче авылының Дуслык урамындагы инештә төзелгән сусаклагыч авыл хуҗалыгы җирләрен сугару, янгын куркынычсызлыгы максатында гына файдаланылып калмыйча, киләчәктә теләчелеләрнең су коенырга, балык тотарга теләп йөри торган урынына әйләнер дигән ышыныч бар, диелгән район хәбәрендә.

Фото: tulachi.ru/

http://tulachi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев