Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә үткән Театраль Сабан туенда Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды

Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар.

Бүген Теләчедә үткән XII театраль Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды. Бәйрәмдә "Татар-Информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар. Алмаз Фәтхуллин Минзәлә театры актерын Нәфис Гайфуллинны җиңде.

"Миңа Аллаһ Тәгалә ярдәм итте. Җиңәргә теләдем, матур көрәш күрсәтергә тырыштым. Аста калган көрәшче - Минзәлә егете - яшь, авырлыгы бик зур, 120 килограмм. Җиңә алырмын дип уйламаган идем. Ул башка көрәшчеләрне бик тиз күтәреп атты. Бүген җиңәргә миңа язган", - диде Алмаз Фәтхуллин.

Алмаз Фәтхуллинга тәкә һәм машина бүләк иттеләр. Ул 2009 елда да машина җиңгән булган. "Быел бик уңышлы ел булды, апрель аенда кызым туды. Быел икенче тапкыр батыр калдым", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X