Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә традицион сиптерү җайланмалары парады узды

Тагылма сиптерү җайланмалары арасында үткәрелгән ярышта беренче урынны җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Фидәрис Камалиев алды.

“Теләчеагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте базасында традицион сиптерү җайланмалары парады булып үтте. “Россельхозцентр” үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан аларның торышына, яңа хезмәт сезонына әзерлегенә бәя бирелде, дип яза җирле басма.

Моннан тыш, биредә алар белән эшләячәк игенче-механизаторлар һәм агрономнар да кабат дәрес алдылар. Сыйфат өчен көрәш, симәнә орлыгын агулый торган суны җылыту, аны агулау, заманча җиһазлар, препаратлар белән эшләү тәртипләре бер караганда, болар барысы да былтыргы “А”ны кабатлаган кебек. Җылытылган, кояшта тотылган орлыкның мул, ә киресенчә булганда, начар тишелеш бирүе, тиешенчә чистартылмаган орлык белән басуны солыча белән тутыруыбыз агрономия буенча махсус белеме булмаган кешегә аңлашыла. Солыча һәм башка чүп үләннәренә каршы көрәш, кышын, амбар хуҗалыгыгындагы тынгысыз хезмәттән башлана. 


Әлбәттә, нәтиҗәле хезмәт өчен иң элек тракторың, сиптерү җайланмаң төзек булу мөһим. Шушы уңайдан елның-елында районда язгы, җәйге кыр эшләре алдыннан сиптерү җайланмалары парады уздырыла да инде. Азактан хуҗалык җитәкчеләренә сиптерү җайланмаларын нәтиҗәле эшләтү өчен аларга тәртипле, булдыклы механизаторлар билгеләү һәм аларга лаеклы хезмәт хакы түләү бурычы куелды. Быел 18 сиптерү җайланмасы тикшерү узды. Аларны тикшерү бик оешкан төстә һәм җентекле шартларда узды. “Россельхозцентр”үзәгенең район бүлеге җитәкчес Илдар Галиәхмәтов белән район агрохимигы Илшат Яруллин сиптергечләрнең бөтенлеген һәм төзеклеген барлау белән беррәттән, механизаторларның эшкә осталыгын, сәламәтлеген (медицина белешмәсе нигезендә), теоретик белемнәрен тикшерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев белән “Гостехнадзор” дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров игенче-механизаторларның машина йөртү таныклыклары, аларның гамәләдә булу срогы һәм тракторларның техник яктан карау узу-узмавы белән кызыксындылар. Тулаем алганда, корткычларга, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы химик препаратлар сиптергеч җайланмалар әзер. Район җитәкчелеге, комиссия әгъзалары тарафыннан агрономнарга, игенче-механизаторларга булган җитешсезлекләрне бетерү, хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрү, механизаторларны өс -киемнәре, индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин итү бурычы куелды.

Азактан сиптерү җайланмалары парадында җиңү яулаган хуҗалыклар һәм механизаторларның исеме аталды. Үз йөрешле сиптергечләр арасында үткәрелгән бәйгедә беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән Рәшит Хәбиров лаек булды. Тагылма сиптерү җайланмалары арасында үткәрелгән ярышта беренче урынны - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Фидәрис Камалиев, икенче урынны - “Теләче Агро” ширкәтенең Олы Мишә бүлекчәсеннән Дамир Хисмәтуллин яулады. Өченче урынны - җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте механизаторы Рамил Хуҗиәхмәтов белән җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” ширкәтеннән Расих Мифтаховлар бүлеште. Призлы урыннары яулаган игенче-механизаторлар Теләче Сабантуенда бүләкләнәчәк.

- Сезнең намуслы, тырыш хезмәтегездән башка уңыш алуны күз алдына да китереп булмый. Корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы химик препаратлар сиптерүдә, җир эшкәртү, тырмалау, чәчү, тамырдан тукландыру кебек мөһим эшләр белән янәшә куярга кирәк. Иген игү технологиясендә бер фактор гына тиешенчә үтәлмәсә, куйган хезмәтебез юкка чыгачак. Иген уңышының язмышы сезнең кулда. Хәерле сәгатьтә! - дип изге теләкләр теләде, эшкә нәтиҗә ясаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.

Чыннан да, чүп үләннәре, корткыч бөҗәкләр, авырулар белән көрәшми торып, уңышка ирешеп булмаячак. Химик препаратлар сиптерү кыйммәткә төшсә дә, бу үз-үзен аклый торган гамәл. Чарада катнашкан химик препаратлар белән сәүдә итүче “Агро-Альянс” ширкәте җитәкчесе Илдар Имамиев та хуҗалык җитәкчеләренә һәм агрономнарга шушы хакыйкәть белән мөрәҗәгать итте. Берничә ел рәттән ”Агро -Альянс” ширкәте белән хезмәттәшлек итүче җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә химик препаратлардан гына башка иген алып булмавын күптән аңладылар инде. Уртак эшнең нәтиҗәсе буларак хуҗалык елның-елында бөртеклеләрдән мул уңыш алуга ирешә диелә район басмасында.

Фото: tulachi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев