Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчеләр Лесхоз картлар йортында яшәүче якташларының хәлен белде

Бүген анда Теләчедән 12 кеше тәрбияләнә, шуларның бишесе урын өстендә ятып кына тора.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан район җитәкчелеге Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында тәрбияләнүче 12 теләчеленең хәлен  белеп кайтты, дип хәбәр итә район басмасы.

Бүгенге тормыштан зарланып булмый. Шулай булса да, балалар һәм картлар йортлары да буш тормый. Теләчелеләр арасында да гомер көзләрен туганнары арасында түгел, ә бәлки картлар йортларында уздыручылар бар. Елдагыча, алар якташлары белән аралашуны зарыгып көткән. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәфыйгуллина картлар йортында тәрбияләнүче районыбыз өлкәннәре белән аралашып, күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырды.

Картлар йортында өлкәннәр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылса да, райондашларыбыз туган якларын, күршеләрен сагыналар. Мария апа Акманова бирегә Петровск авылыннан килгән. Тормыш иптәше вафат. Балалар алып кайтырга насыйп булмаган. Гаиләдә җиде бала үскәннәр. Бүген дүрт туганы исән. “Туганнарыма яшәргә барасым килми, аларның үз тормышлары, мәшәкатьләре. Башка барыр җирем юк, картайдым. Хәлләрен генә белеп кайтасым килә. Тагын гомер иткән йортымны сагындым, читтән булса да күз сал идең. Кем уйлаган, картлыгымны биредә үткәрермен дип”, - ди ул.

Олы Нырсы авылыннан Тимербулат Закировның картлар йортында яши башлаганына елдан артык кына вакыт узган. Хуҗалыкта техникада эшләгән. “Чиләбедә бер кызым бар, үзенә чакыра. Еракка китәсем килми. Өч туганым вафат булды. Энекәшем генә исән. Әйбәтрәк апагыз очраса, өйләнеп Нырсыга кайтып китәргә исәп бар, авыл ерак түгел”, - диде 72 яшьлек Тимербулат абый.

Лесхоз картлар йорты бусагасын атлап керүгә күпме язмыш белән очрашасың. Тормыш шулкадәр катлаулы. Нинди генә язмышларга дучар итми адәм балаларын! Биредә яшәүчеләрнең кайберләренең балалары да исән, мул тормышта яшиләр. Ләкин елга бер мәртәбә генә булса да, әти-әниләренең ничек яшәгәнен күреп китәргә вакытлары юк. Ә бит алар гомер буе көтеп яши. Азга гына да сабый баладай сөенәләр. Юктан да күңелләре кырыла. Аларның күзләреннән саркыган яшьләрне күреп, күңел елый.

Марфа Акманова районның Петровск авылында гомер иткән. Йөзенче дистәне ваклаган Марфа әби монда иң озак яшәүчеләрдән. “Сагынып кая барасың, яшем зур, өйдә кешем калмады”, - ди ул, моңсу гына тәрәзәдән урамны күзәтеп. Биредә тәрбияләнүче 5 кеше урын өстендә генә ята.

Фәния һәм Минсәет Сагировлар гаиләседә биредә гомер итә. Әлеге пар җәй көне Төрек–Тәмте авылындагы үз йортларында да булып килгән. “Кыш көне кар басып китә. Саулык юк. Җәй көне кайтып килдек, быел да кайту көннәрен саный башладык”, - диде Фәния апа.

Фото: tulachi.ru/

http://tulachi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев