Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телне өтә торган шәп лечо ясау ысуллары

Баллы борыч, помидор һәм суганнан әзерләнә торган лечо гарнир буларак та, табынга «ашкынучы» ризыкка өстәмә буларак та ифрат шәп тәмләткеч. Кайбер хуҗабикәләр аны ашлар пешергәндә дә кулланалар. Шунысы кызык, һәр халыкның «үз» лечосы. Германиядә телне өтә торган, тәмләткечләр салынган лечоны хуп күрсәләр, Венгриядә аны баллырак итеп әзерләү ягын карыйлар. Россиядә...

Баллы борыч, помидор һәм суганнан әзерләнә торган лечо гарнир буларак та, табынга «ашкынучы» ризыкка өстәмә буларак та ифрат шәп тәмләткеч. Кайбер хуҗабикәләр аны ашлар пешергәндә дә кулланалар. Шунысы кызык, һәр халыкның «үз» лечосы. Германиядә телне өтә торган, тәмләткечләр салынган лечоны хуп күрсәләр, Венгриядә аны баллырак итеп әзерләү ягын карыйлар. Россиядә алай талымланып тормыйлар - тегесен дә, монысын да бик яратып кулланалар.

Беренче ысул
Орлыгы әрчелгән баллы борычны тасмалап кискәләгез. Помидорны өч-дүрт миллиметр калынлыкта кискәләп, ә башлы суганны саламлап турагыз. Шуларны эмаль кәстрүлгә салыгыз да, өстенә тоз һәм кара борыч сибеп, болгатыгыз. Аннары шул яшелчә катнашмасына су кушып, 10 минут томалап пешерегез. Кайнар лечоны стерили­зацияләнгән банкаларга һава калмаслык итеп тутырыгыз һәм капкач белән каплагыз. Банкадагы яшелчәне үзеннән чыккан суы капларга тиеш. Шуннан соң 1 литрлы бан­-каны - 45 минут, 3 литрлыны 60 минут кайнап торган суда стерилизацияләп, капкачлагыз.
1,3 кг баллы борыч, 1 кг помидор, 250 г башлы суган, 2 аш кашыгы тоз, бер чеметем төелгән кара борыч, 2-3 аш кашыгы су кирәк.

Икенче ысул
Юылган помидор белән баллы борычны эре итеп турап, кәстрүлгә салыгыз. Шуңа шикәр комы, тоз өстәп болгатыгыз һәм утка куегыз. Кайнап чыкканнан соң, 20 минут томалап пешерегез. Көеп китмәсен өчен болгаткалап торыгыз. Кайнар лечоны стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, капкачлагыз.
3 кг кызыл помидор, 2 кг баллы борыч, 150 г шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз кирәк.

Өченче ысул
Юып әрчелгән ташкабакны шакмаклап, ә баллы борычны саламлап ту­-рагыз. Изелгән сарымсак белән бергә кәстрүлгә салыгыз. Аннары 1 чәй кашыгы укроп орлыгы, 2 л томат согы, 1 стакан 6% лы аш серкәсе, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, бер яисә ярты кузак ачы борыч өстәп, барысын бергә болгатыгыз. Һәм утка куеп, кайнап чыкканнан соң, 30 минут пешерегез.
3 кг ташкабак, 15 эре баллы борыч, 1 баш сарымсак кирәк.

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев