Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теракт турында коткы таратучыларның эзенә төшкәннәр

Ике көн элек төрле социаль челтәрләр аша Татарстанда теракт оештырырга әзерләнүләре турындагы хәбәр таралды. Аларга ышансаң, республикада 18 террорчы-үлемгә дучар кеше җибәрелгән, зур сәүдә үзәкләрен шартлатачаклар, имеш... Шул ук көнне ТР Эчке эшләр министрлыгы рәсми белдерү белән чыгып, әлеге сүзләрнең дөрес булмавын, оператив хәлнең күзәтү астында булуын җиткерде. Инде Татарстан...

Ике көн элек төрле социаль челтәрләр аша Татарстанда теракт оештырырга әзерләнүләре турындагы хәбәр таралды. Аларга ышансаң, республикада 18 террорчы-үлемгә дучар кеше җибәрелгән, зур сәүдә үзәкләрен шартлатачаклар, имеш...

Шул ук көнне ТР Эчке эшләр министрлыгы рәсми белдерү белән чыгып, әлеге сүзләрнең дөрес булмавын, оператив хәлнең күзәтү астында булуын җиткерде. Инде Татарстан хокук саклчыларының әлеге хәбәрне тарату белән мавыгучыларның эзенә төшүләре турында да хәбәр ителде. Бу хакта "Интерфакс" язып чыккан. Хак булса, полиция интернет челтәрендә якын арада Россиядә террорчылык актлары сериясе әзерләнү турындагы хәбәрләр таратучы интернет-кулланучылардан сорау алачак икән. Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат юк.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев