Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча чаралар билгеләнде

Кичә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында, коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында, башкарма хакимият органнарына АПК оешмалары җитәкчеләре белән берлектә предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә тәкъдим ителде, дип ассызыкладылар. Аерым алганда, хезмәт ресурслары резервларын булдырырга, хезмәткәрләрнең күмәкләшеп очрашуларын булдырмас өчен, аларның эшкә төрле вакытларда килүен, хезмәткәрләрне төрле катларда, аерым кабинетларда утыртырга, эшне берничә сменада оештырырга, карантин режимы кертелү очрагына эш графигының берничә вариантын күздә тотарга кирәк. Моннан тыш, һәр эш һөнәре буенча өстәмә рәвештә хезмәткәрләрне алыштыручыларны әзерләргә һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк. Министрның беренче урынбасары сүзләре буенча, бер сменада күп кеше эшли торган эшкәртү предприятиеләре аерым контрольдә тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «COVID-19» таралу куркынычы саклану шартларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эшен оештыру буенча Куланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җиткерелде инде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен кешеләрнең сәламәт булуы аеруча мөһим, дип, билгеләп үтте.

«Барлыкка килгән вәзгыятьтә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмас өчен без агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен булдыру буенча чаралар комплексын күрдек. Халыкның җитәрлек дәрәҗәдә азык-төлек белән тәэмин ителеше безгә бу профилактикалау чараларының һәм режимнарының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын аңларга ярдәм итә», – дип билгеләп үткән иде элегрәк Марат Җәббаров.

Чарада катнашучылар шулай ук тармакның кадрлар белән тәэмин ителеше, эш белән тәэмин итү органнары белән хезмәттәшлек итү, шулай ук хезмәткәрләргә медицина хезмәте күрсәтүне оештыру мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмә йомгаклары буенча АПК предприятиеләре җитәкчеләренә кадрлар резервларын булдыруны тәкъдим итәргә, коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү чараларын уздырганда, хайваннар янәшәсендә куллану рөхсәт ителгән дезинфекцияләү чараларын куллану кирәклеген истә тотарга, шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә аларның запасын булдыруны тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев