Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТЕРРОР БЕЛӘН ШАЯРМАГЫЗ!

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гас­кәр­ләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җи­реннән чыгарылды.

Чит-ят җирләрдәге бәре­леш­ләрдә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез. Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә саклана.  Цинк табутларда кайткан солдат дусларыгыз онытылмый. Бу көнне әфганчылар очрашулар оештырып хатирәләр яңарта, мәктәпләргә барып яшь буынга күрсәткән батырлыклары турында сөйли. Мондый очрашулар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез.

Саба  муниципаль районы Советы һәм

башкарма  комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев