Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террор белән шаярмагыз

Соңгы вакытта биналарга шартлаткыч матдә куелуы турында учреждениеләргә хәбәр җиткерелеп, террорлык акты вакытында корбаннарны булдырмый калу максатында өйрәнүләр үткәрелеп тора. Монысы махсус хезмәтләр оештырган оператив-профилактика чарасы.

Әмма террор белән шаяртырга теләүчеләр дә табылып тора. Шундый хәл 2012 елда безнең районда да булган  иде. Исеме мәгълүм хатын-кыз   участок  вәкаләтлесе кесә телефонына район хакимияте һәм  суд  биналарына  шартлаткыч җайланма  куелуы турында SMS хәбәр җибәрә. Суд террорчылык  акты  турында  ялган  хәбәр җиткерүчене, кылган гамәле өчен үкенүен, гаебен тануын исәпкә  алып, бер  ел да 8 ай сынау  срогы  белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында  карар  чыгарды. 

Моннан  соң  террор акты турында ялган хәбәр бирүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы тагын да катгыйлана. Шул максаттан 2017 елның 31 декабрендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә РФ Җинаятьләр кодексының 205нче  һәм 207 нче маддәләренә үзгәрешләр  кертелде. Хулиганлык  ниятеннән  чыгып  кылынган гамәл өчен штраф күләме 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арттырылды. Социаль  инфраструктура  объектларына (сәламәтлек  саклау, мәгариф,  мәктәпкәчә белем  бирү,  ял,  спорт-сәламәтләндерү, пассажир  транспорты,  хокук  һәм  финанс-кредит  характерындагы  хезмәт  күрсәтүче учреждениеләргә һ.б.) шартлаткыч куелуы яки башка террорлык гамәле әзерләнүе турында, аларның эшчәнлекләрен тотрыксызландыру нияте белән хакимият органнарына  алдап шалтыраткан өчен җәза тагын да катылана. Моның өчен 6 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган. Әгәр кылынган гамәлләр аяныч нәтиҗәгә китерсә яки саксызлык белән кеше һәлак булса, “шаяртучы” 8-10 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев