ТЕШКӘ ТАШ НИК УТЫРА?
Тәмәке тартмасаң да тешләргә гел таш утыра. Бу нилектән була?
Тәмәке тешкә таш утыртучы бердәнбер сәбәп түгел. Моңа ашказаны-эчәк тракты чирләре, матдәләр, тозлар алмашы бозылу да сәбәпче була ала. Шуңа гастроэнтеролог һәм эндокринологка күренергә кирәк.
Тештәге ташларны иң күбе 3 айга бер тапкыр чистарттырырга ярый. Иң яхшысы — табибка ярты елга бер мәртәбә күренү. Чөнки теш куныгында яшәүче бактерияләр йөрәк-кан тамырлары чирләре китереп чыгара ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев