Саба таңнары

Әти булу гомерне кыскарта

Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән. Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үз­ләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче...

Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән.

Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үз­ләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче елларда туган 30 меңнән артык ир-атны тик­шергән. Тәҗрибәдә катна­шучы­ларның 15 проценты - 22дә, 29 проценты - 22-24тә, 18 проценты - 25-26да, калганнары исә 27 яшьтән соң әти булган. Аларны күп еллар дә­вамында һәркайсына 54 яшь тулганчы күзәтеп торганнар. Әлеге вакыт аралыгында һәр егерменче ир-ат вафат булган. Үлем очрак­ларының 21 проценты йөрәк авыруларыннан интеккән, ә 16 проценты исә хәмер белән артык нык шаярган.

Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, 22 яшьтә әти булучылар арасында үлем очраклары 25 процентка ешрак күзәтелә икән. Ә 30-34 яшьтә бала тәрбияли башлаучылар озаграк яши. Шунысын да билгеләп үткәннәр: 27-29 яшьтә тәүге тапкыр әти булучыларның гомер озынлыгы әлеге күрсәткечкә берничек тә бәйле түгел. Алар арасында картлыкка кадәр яшәү­челәр дә, иртә үлүчеләр дә җи­тәрлек. Галимнәр фикеренчә, гомер озынлыгы һәм бала тәрбияли башлау арасындагы мөнәсәбәт кеше яшәгән мохит яки нәсел үзенчәлекләренә бәйле түгел. Соң­гысын дәлилләү өчен абый­лы-энеле ир-атларны да кү­зәткәннәр хәтта. Шулай итеп, соң­рак әти булган энеләренең иртә бала тәрбияли башлаган абый­ларына караганда озаграк яшәве ачыкланган.

Әтиләрнең гомерен кыскартучы төп сәбәп дип психологик киеренкелекне атаганнар. Гади генә итеп әйткәндә, ир-атларның нер­вылары чыдамый икән. Бел­геч­ләр әйтүенчә, бала тәрбия­ләү­че гаи­лә башлыкларына еш кына килә­чәккә булган хыялларыннан баш тартып, җиң сызганып акча эшли башларга, гаиләне туендырырга туры килә. Шуның аркасында сәламәтлеккә дә зыян килә. Хәер, моны дәлилләү өчен яңа тикшеренүләр кирәк­ле­ген дә әйт­кәннәр. Ә менә утыздан соң әти булучы ир-атлар шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, шуңа күрә аларга күпкә җиңелрәк дип фаразлаганнар.

Роберт КАДЫЙРОВ, гаилә клиникасында табиб:

- Әлеге яңалыкны ишеткәч көләргә дә, еларга да белмәссең. Миңа мәсьәләнең икенче ягы таныш. Ни кызганыч, бүген илдә яшәү­че гаиләләрнең күбесе өйдә бала тавышын ишетергә хыялланып яши. Бүген без нәселсезлек проблемасы белән көрәшергә мәҗ­бүр. Статистика мәгълү­мат­ларына караганда, илдә яшәүче һәр алтынчы пар үз баласын тәр­бияли алу бәхетеннән мәхрүм. Дөнья күләмендә бер миллиардка якын кешегә нәселсезлек диагнозы куелган. Шуңа күрә әти булуның яшен билгеләү дөрес түгелдер. Һәрхәлдә, безнең илдә мондый яңалык кертергә кирәкми. Төп проблема ул түгел. Нәсел­сез­лек­тән дәва­ланучы гаи­лә­ләр бала алып кайту өчен биз­мәнгә карт­лыгын да куярга әзер.

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

- Стресс го­мер озынлыгын кыскартучы шарт­лар­ның берсе булырга мөм­кин, дигән фикер белән киле­шәм. Әти булу - ир-ат тормышында өр-яңа баскыч. Көчле затлар моңа әзерме-юкмы, монысы инде икенче мәсьәлә. 22 яшьтә дә ир-ат бала тәрбияли башлау өчен җитлеккән булырга ихтимал. 30 яшьтә­ге­ләрнең дә әти булырга җыену­лары турында ишетүгә, сөйгәнен ташлап китү очраклары бар. Барысы да кешенең үзеннән генә тора. Сөйгәне (сөймәгәне дә булырга мөмкин) авырга узуы аркасында гына өйләнергә мәҗ­бүр булган ир-атлар киләчәктә баланы кабул итмәскә дә мөмкин. Боларның барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Ничә яшьтә булуыңа да карамастан, әти булу - горурлык икәнен дә онытырга ярамый.

Илнур хәзрәт ЗИННӘТУЛ­ЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:

- Балаларны кечкенә яшьтән үк әти-әни булырлык итеп тәрбияли белергә кирәк. Тик бүгенге җәмгыятьтә мондый үрнәк юк. Иң беренче кимчелек менә шунда. Бездә балага гомер буе сабыйга караган кебек карыйлар. Ә 12-13 яшьлек чикне узгач, ул бала түгел инде, олы кеше. Аны шул вакытта ук әти-әни булырга әзерли башларга кирәк. Гаи­ләдә дөрес тәрбия алса, иртә әти-әни бу­луның бернинди кимчелеге дә юк. Шуңа күрә дә ислам дине иртә өйләнүне, иртә әти-әни булуны хуп күрә. Олы яшьтә әти-әни булуга караганда, яхшырак бит бу. Ә чит ил галим­нәре тәҗрибәсенә килгәндә, ислам дине моны кабул итми. Ни өченме? Чөнки бала карында вакытта ук аның күпме яшәячәге языла. Иртә өйләнгәнме ул, начар ашаганмы - болар берсе дә гомер озынлыгына тәэсир итми. Әлеге мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә кирәк.

Ирек ГЫЙЛӘҖЕВ, яшь әти:

- Тулысынча килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Миңа хәзер 24 яшь, туп кебек ике улым бар. Бөтен дөнья алар тирәсендә әйләнә. Ә иптәшләрем әле өйләнергә дә җыенмый. Алар гаилә корып, бала үстерә башлаганчы күпме вакыт уза бит әле. Бала бәхетен күрми калулары да бар. Шулай булганда, картлыкның ни кызыгы бар?! Бүген яшь гаи­ләләргә тормыш итүе авыр. Ипотека түлисе, дүрт кешелек гаи­ләне туендырасы бар. Әнә чәч­ләрем дә агара башлады инде. Биологик вакытны алдап булмыйдыр ул. Финляндия бе­лән Рос­сиядә яшәү шартлары бер тү­гел. Шуңа күрә әле­ге фараз безгә туры киләдер, дип уйламыйм. Озаг­рак яшисе килә, әл­бәттә.

Өйдә бала бар

Акыллым минем...

Балагыз акыллы булып үссен дисәгез, белгечләр сабыйларга түбәндәге ризыкларны күбрәк ашатырга киңәш иткән.

Сөләйман балыгы. Майлы диңгез ризыгында баш мие эш­чәнлеге өчен кирәкле матдәләр бар. Балыкны яшелчәләр белән пешерергә кушканнар.

Йомырка. Әлеге ризык хәтерне яхшыртучы холин дигән матдәгә бай. Йомырканы каты итеп пешерергә дә, аннан тәбә әзерләргә дә ярый.

Җир чикләвеге (арахис). Ул - Е витамины чыганагы. Әле­ге ризык баш миенең нерв тышчасын ныгыта. Чикләвекне салатка өстәп бирү яхшырак икән.

Солы. Солы боткасы - иртәнге ашка иң яхшы ризык. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Солы кушылган ризыклар белән тукланучы балалар сәләтлерәк булулары белән аерылып тора, ди белгечләр.

Җиләк-җимеш. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бакча җиләге һәм кара җиләк хәтерне яхшырта, ә кура җиләге һәм кара бөрлегән орлыклары баш миен яхшырак эшләтә.

Кузаклылар. Балаларга бор­чак, фасоль һәм ногыт борчагы ашатырга киңәш иткәннәр. Алардагы катлаулы углеводлар кандагы шикәрне арттыра икән.

Ачык төстәге яшелчәләр. Помидор, кишер, кабак кебек яшелчәләр организмдагы зыян күргән күзәнәкләрне кире торгызырга ярдәм итә.

Сөт ризыклары. Аның файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Майсыз кефир, эремчеккә өстенлек бирегез, ди белгечләр.

Ватаным Татарстан
№ 118 | 14.08.2015

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: