Саба таңнары

Әти-әни, мин һәм телевизор

Күршеләремә шаккатам. Карап торышка әлеге гаилә башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Уртача яшьтәге ир дә, хатын да шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Хәлле гаилә икәнен әйтеп тә торасы юк. Ике уллары бар. Олысы быел укырга керде, икенчесе кечкенәрәк әле. Тик күршеләремнең өендә телевизор, компьютер, кәрәзле телефон ише җиһазлар юк. Дөресрәге,...

Күршеләремә шаккатам. Карап торышка әлеге гаилә башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Уртача яшьтәге ир дә, хатын да шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Хәлле гаилә икәнен әйтеп тә торасы юк. Ике уллары бар. Олысы быел укырга керде, икенчесе кечкенәрәк әле.


Тик күршеләремнең өендә телевизор, компьютер, кәрәзле телефон ише җиһазлар юк. Дөресрәге, телевизор бала кулы җитмәс урында - шкаф башында тора, компьютерны әби­лә­ренә озаттылар, ә "со­товый"дан әти-әнигә ге­нә шалтыратырга ярый. Ике елдан бирле рәт­ләп телевизор да карамыйлар. Шкаф башыннан төшсә дә, "тартма" гаилә башлыгына спорт тапшыруларын карар өчен генә. Күршем әйтү­енчә, әлеге җиһазлар барысы да балаларга явызлык алып килә. Болай тәр­бияләү дөресме икән? Әнә, безгә кунакка кергәч, балаларны телевизор каршыннан аерып алып та булмый. Уйнар өчен кәрәзле телефон сорап та үзәккә үтәләр. Баланы кирәгеннән артык чикләргә ярыймы?

Резидә Д. Казан

Телевизор карауның да җае бар

Чыннан да, бүгенге тормышны телевизордан башка күз алдына да китерүе авыр. Кич эштән кайткач пульт төймәсенә бас­масаң, го­мумән, бүлмәдә нидер җитми кебек. Өйдәге тынлыкның ни икәне онытылып ук бара. Еш кына шул "тартма" ялгызлыктан да коткара. Телевизор - балалар тәрбиялә­гән­дә дә иң беренче ярдәмче. Ашарга пешергән, өй җыештырган арада яшь әниләрне мультфильмнар гына коткара. Белгечләр исә телевизор, компьютер ише җиһазларга карата игътибарлырак булырга киңәш итә.

Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:


- Балага "ярамый" дигәнче, нигә шулай икәнен аңлатырга кирәк. Өч яшьтән соң сабый үзе карар кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Мәсәлән, телевизорны озак карарга ярамый, күзләрең авыртыр, дип аңлатырга мөмкин. Дүрт яшьлек балада тормышны күзал­лауга бәйле күрсәткечләрнең 80 проценты формалашып бетә. Ун яшьтә әлеге сан - 97, ә 18 яшьтә 100 процентка тиң. Телевизор исә мөс­тәкыйльлеккә өйрәтми. Бу уңайдан белгечләр тикшерү дә үткәргән. Башлангыч сыйныфта укучы бала көненә өч сәгать һәм аннан да озаграк вакыт телевизор караса, аның үскәч социаль тормышта катнаша алу сәләте 90 процентка кими икән. Сабыйлар телевизорда күрсәткән бөтен нәрсәгә дә ышана бит. Ун яшьтән соң гына малай-кызлар тирә-юньгә сакчыл карый башлыйлар.


Бүген нарасыйларда еш кү­зәтелә торган күренеш - теле соң ачылу да телевизор карауга бәй­ле. "Тартма"дагылар нидер сөй­ли, тик аларга әңгәмәдәш ки­рәкми. Ә сабый тизрәк сөйләшеп китсен өчен аның белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга кирәк. Телевизорны кирәгеннән артык карау аркасында фантазия, кызыксыну да юкка чыгарга мөмкин. Балачагыгызны гына искә төше­регез. Чүп-чардан да уенчык ясый идек бит. Ә хәзер балаларга булганы да кирәкми. Пульт төймәсенә басасың да бетте китте. Артыгын уйлап торасы да юк. Телевизор каршында утыру вакыты чикле булырга тиеш. Баланың нәрсә караганын да күзәтеп торырга кирәк, әлбәттә. Иң яхшысы - телевизорны бер­гәләп карагыз. Ә чикләүдән баш тартырга кирәк. Бала барыбер үз теләгенә ирешергә омтылачак. Тыю ул - тәрбия чарасы түгел. Әнә шуны искәртәсем килә.

Наилә ИСЛАМОВА, күп балалы әни (Казан):


- Без биш бала тәрбиялибез. Иң олысы быел көллияткә укырга керде, кечкенәсенә бер яшь кенә тулды әле. Телевизорны бер дә карамыйлар дип әйтә алмыйм. Тик безнең гаиләдә һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бу - телевизор карауга, компьютерда уйнауга да кагыла. Атналык телепрограмманы алдан ук карап, һәр көнне нәрсә карарга кирәк, нинди кызыклы тапшырулар, фильмнар була икәнен бил­геләп чыгабыз. Иң мөһиме, әлеге шөгыльгә көненә төп-төгәл ике сәгать вакыт бирелә. Мультфильм, тапшыруларны балалар үзләре сайлый. Әтиләре контрольдә тота. Болай эшләгәндә, телевизорның да, компьютерның да зыяны юктыр дип уйлыйм. Балаларны гел каядыр йөртергә мөмкинлек юк, телевизорда исә яңалыклар җитәр­лек. Бүген баланы кәрәзле телефонсыз урамга чыгарып җибә­рергә дә куркыныч. Шуңа күрә анысына да каршы түгел мин. Артыгын кыланырга кирәкми.

("Ватаным Татарстан", /№ 129, 04.09.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: