Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимер юл кассасыннан билет алмаган пассажирлар поездда комиссия түли

«Әгәр комиссия өстәлеп тә юл хакын түләүдән баш тарталар икән, пассажир 10 чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли”, – диде Николай Ере

Шәһәр яны поездларында билетсыз йөрүчеләр җәзага тартыла. Бу хакта “Татар-информ”га "Содружество" пассажирлык компаниясенең халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов хәбәр итте.

“Әгәр пассажирлар кассадан билет алмый икән, поездга утыргач, 30 сум күләмендә комиссия дә өстәп түләргә тиеш. Инде билет бәясе белән комиссияне дә түләүдән баш тартса, юридик яктан, аңа административ хокук бозу турында акт төзелә һәм ун чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли. Мисал өчен, "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышыннан “Идел елгасы посты” тукталышын алабыз икән, 22 сум юл хакы 50гә артып, 1100 сумны тәшкил итә”, – диде башлык.

Тик шунысы бар, үзе белән шәхесен раслаучы документы булмаса, кешене административ җаваплылыкка тарта алмыйлар. Контролер бары тик “куян” пассажирны икенче тукталышта төшерергә генә хокуклы.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев