Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык мәктәбе укучылары "Кечтүкле уен"да булып кайтты

Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шуны анык әйтә алам: укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә матур әдәбиятның, театр, җыр, бию сәнгатенең роле искиткеч зур. Халык авыз иҗатының барлык төрләре кешенең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Дөньяның матурлыгын, сафлыгын бала сәнгать әсәрләре аша тоя, сиземли. Тимершык урта мәктәбендә халкыбыз мәдәнияте һәм сәнгате белән...

Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шуны анык әйтә алам: укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә матур әдәбиятның, театр, җыр, бию сәнгатенең роле искиткеч зур. Халык авыз иҗатының барлык төрләре кешенең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Дөньяның матурлыгын, сафлыгын бала сәнгать әсәрләре аша тоя, сиземли.

Тимершык урта мәктәбендә халкыбыз мәдәнияте һәм сәнгате белән дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да таныштыру, милли үзаң тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Яшь буынны тирә-юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаять зур һәм кирәкле эш. 13 октябрь көнне II-V сыйныф укучылары белән Казан шәһәренә булган экскурсия дә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатын күздә тотып оештырылган иде. Балалар Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры музеенда булдылар, зур залда Илгиз Зәйниевның "Кечтүкле уен" спектаклен карадылар. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Бик тәрбияви, эчтәлекле спектакль укучылар күңеленә хуш килде. Балаларны театрга алып барырга бушлай автобус белән район кулланучылар җәмгыяте рәисе Шәүкәт Гайнетдинов ярдәм итте. Гомумән, укучылар, укытучылар, әти-әниләр бу сәяхәтне оештыруда иганәчелек күрсәткән җитәкчеләргә, мәктәп дирекциясенә бик рәхмәте булдылар.

Хәлимә Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев