Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Башваткыч"та тимершыклылар катнашты [+фото]

Тимершык мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Башваткыч" интелектуаль уены үткәрелде. Тамашачылар арасында өлкән һәм урта буыннар да, яшьләр дә күп иде. Бәйрәмне алып баручылар Альбина һәм Айдар Хантимеровларның аһәңле сөйләмнәре, матур җырлары һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. "Башваткыч" уенында узган гасырның сиксәненче елларында армиядә хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты....

Тимершык мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Башваткыч" интелектуаль уены үткәрелде. Тамашачылар арасында өлкән һәм урта буыннар да, яшьләр дә күп иде. Бәйрәмне алып баручылар Альбина һәм Айдар Хантимеровларның аһәңле сөйләмнәре, матур җырлары һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. "Башваткыч" уенында узган гасырның сиксәненче елларында армиядә хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты. Һәрберсе хәрби формадан сәхнәгә чыккач, алар поста торучы солдатларны хәтерләттеләр. көнне. Берсеннән-берсе оста, 50 яшьләре тулса да, кайбер егетләрне бер якка куярлык бу ирләр безне таң калдырдылар. Шаһинур Биктимеров моңлы җырлары, Мөнәвир Гыйлаҗиев җор теле, Рәлиф Шәрифуллин сыздырып гармунда уйнавы белән өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайтты. Егетләр өчесе дә уенда сынатмадылар. Бәйгенең җиңүчесе булып Мөнәвир Гыйлаҗиев табылды. Бәйрәмне оештыруда башлап йөргән Илнур Нәҗиповка Тимершыкның "Җәвите" дип сокландык. Бәйрәмгә спонсор да табылган. Ул - шәхси эшмәкәр Фәннүр Хурамшин.

Тирә-юнебездә шундый әйдәп йөрүче, көчле ихтыярлы егетләребез белән без ул көнне бик горурландык. Авылыбыздагы гореф-гадәтләр, әдәп-әхлак кануннары буыннан-буынга тапшырылсын иде.

Минсылу Миннеханова,

Тимершык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев