Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершыкның Ачы урамында күңелле тамаша оештырылды

Яңа ел бәйрәмнәрен бар халык, аеруча балалар, зарыгып көтеп ала. Чөнки бу чорда Кыш бабай бүләк иткән бик күп тәм-томнар җыела, мәктәптә укулар туктый һәм әти-әниләр дә балалар янәшәсендә ял итә. Ә Тимершык авылы Ачы урамы балалары өчен бу ялларда башка авыллардан аермалы күңелле тамаша оештырылды. Авылга кунакка килгәч безгә...

Яңа ел бәйрәмнәрен бар халык, аеруча балалар, зарыгып көтеп ала. Чөнки бу чорда Кыш бабай бүләк иткән бик күп тәм-томнар җыела, мәктәптә укулар туктый һәм әти-әниләр дә балалар янәшәсендә ял итә. Ә Тимершык авылы Ачы урамы балалары өчен бу ялларда башка авыллардан аермалы күңелле тамаша оештырылды. Авылга кунакка килгәч безгә дә бу тамашада катнашу насыйп булды.

Тимершык авылы мәдәният йорты сәнгать директоры Айдар Хантимеров һәм аның иптәше Альбина, мәдәният йортында авыл халкын күңелле бәйрәм кичәсендә рәхәтләнеп ял иттерделәр, бәйрәмнең дәвамын кечкенә балалар өчен оештырдылар. Аны үткәрү өчен кар сыннары белән бизәп аланлык ясаганнар, рәхәтләнеп шуу өчен тау да бар, алан түрендә чыршы балкып утыра - кыскасы, аларның бу бәйрәмгә чын күңелдән хәзерләнгәннәре күренеп тора.

Бәйрәмгә якын-тирә урамнарда яшәүче һәм кунакка кайткан кырыктан артык бала җыелды. Алар рәхәтләнеп чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, тау шудылар, төрле ярышларда, конкурсларда катнашып бүләкләр оттылар. Бәйрәмнең бизәге булган, яңа ел бәйрәменең төп геройлары - Кыш бабай һәм Кар кызының кышкы урам буйлап, ерактан сәлам биреп килүен, алкышлар белән каршы алдылар. Балалар Кыш бабайга төрле һөнәрләрен күрсәтеп, тәмле күчтәнәчләргә дә ия булдыдлар. Бәйрәм барышында шулай ук әти-әниләр өчен дә төрле кызыклы уеннар үткәрелде.

Яшьләрнең инициативасына кушылып, бәйрәмгә килгән әти-әниләр: Ләйлә Латыйпова, Мәрзия Фатыйхова, Дания Хантимерова да үзләренең бүләк-күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәм ахырында һәркем Гөлнар Сәлимгәрәева хәзерләгән кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды.

Кайбер әти-әниләр үз балаларына да күңеллелек ясарга иренгәндә, үз акчаларына балалар өчен шундый күңелле тамаша оештырган әлеге иҗади гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Бу эш матур традициягә әйләнсен, башкаларга да үрнәк булсын иде.

Айгөл Димөхәммәтова,

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X