Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимур Нагуманов Инстаграмда Әлмәтнең яңа ел бизәлешен күрсәтте

Район башлыгы Әлмәттә яшәүчеләрдән бәйрәмнәргә планнары турында сорашты.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Инстаграм битендә шәһәрнең истәлекле урыннары төшерелгән видео урнаштырды һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның планнары турында сораштыру урнаштырды.

«Яңа елга нинди планнарыгыз бар? Шушы видео астында идеяләр белән уртаклашыгыз, әйдәгез шәһәрне бәйрәм кәефе белән тулыландырыйк!» — дип язган Тимур Нагуманов.

Видеороликта иллюминация белән шәһәр локацияләре, шулай ук Әлмәт җәмәгать транспорты бизәлгәне күренә.

Район башлыгының битенә язылучылар идеяне хуплады һәм Яңа елга планнары белән актив бүлешә башлады. «Безнең чыршы мәйданчыкларында балалар белән күбрәк йөрергә», «Йокы туйдырырга», «Яңа елны гаилә, ата-аналар белән бергә каршы алырга», «Бәхетле булу», — дип язганнар Нагуманов постына шәрехләрдә.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев