Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтисе һәм әнисе билгеле булмаган балалар социаль пенсиягә хокуклы

2018 елдан Россиядә яңа социаль пенсия кертелде - әтисе һәм әнисе билгеле булмаган балалар өчен. Яңа пенсиянең күләме 1 апрельдән 10360,52 сумны тәшкил итә. Бу пенсия балага 18 яшь тулганчы түләнә. Әгәр ул бала укыса – уку йортын тәмамлаганчы, ләкин 23 яшь тулганчы гына. Пенсия баланың опекун яки караучы-оешма ачкан аерым номиналь счетына күчерелә.

Яңа социаль пенсиягә бала табу йортында ташланып калган, табылган һәм чит кешегә калдырып киткән балалар хокуклы. Аларның тууы эчке эшләр органнарының, опека органнарының, медицина яки тәрбия оештыру яки социаль хезмәт күрсәтү органнарының гаризалары белән теркәлә. 2018 елга кадәр этисе һәм әнисе билгеле булмаган балалар, ятим балалар белән чагыштырганда, туйдыручыны югалту буенча пенсия ала алмыйлар иде, чөнки юридик яктан аларның этисе белән әнисе юк булып санала иде.

Фото: https://pixabay.com | Bess-Hamiti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев