Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиз, бүген, хәзер үк баерга теләүчеләр арта

Республикада яшәүчеләр финанс пирамидаларына акча ташуны дәвам итә. Ялган оешмалар саны буенча Татарстан хәтта алдынгылар рәтенә эләккән. Сәбәбе гади: финанс парамидалары саны халыкның уртача керем дәрәҗәсе үскән төбәкләрдә арта икән. Ә хәерче баеса? "Бу турыда кат-кат сөй­ләп торуга да карамастан, ялган оешмаларга акча илтеп, "ятьмә"гә эләгүчеләр саны кимеми", - диде...

Республикада яшәүчеләр финанс пирамидаларына акча ташуны дәвам итә. Ялган оешмалар саны буенча Татарстан хәтта алдынгылар рәтенә эләккән. Сәбәбе гади: финанс парамидалары саны халыкның уртача керем дәрәҗәсе үскән төбәкләрдә арта икән. Ә хәерче баеса?

"Бу турыда кат-кат сөй­ләп торуга да карамастан, ялган оешмаларга акча илтеп, "ятьмә"гә эләгүчеләр саны кимеми", - диде Хө­күмәт йортында узган брифингта Татарстан Куркынычсызлык советы сәр­ка­тибе Айрат Шәфигуллин. Моны рәсми саннар да дәлилли. Былтыр әлеге юнә­лештә барлыгы 14 җи­наять эше кузгатканнар. Зы­ян күләме 1 миллиард сумга җиткән. Республикада 5 меңнән артык кеше акча умыручылар тозагына эләк­кән. "Узган ел финанс пирамидалары эшчәнлеге буенча барлыгы 4 җинаять эше судка тапшырылды, - диде Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм кор­рупциягә каршы көрәш ида­рәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин. - Быелның алты аенда гына да бу юнә­лештә 12 җинаять эше кузгатылды. Зыян күләме 800 миллион сумга җитте. Шуңа күрә халык финанс пирамидаларына ышанудан туктады дип фикер йөртергә урын юк".


Илдар Сафиуллин сүз­ләренә караганда, закон нигезендә теге яки бу ялган оешманы зыян күрүче­ләр­дән гариза кабул ителгәч кенә тикшерә башларга ярый. Гади халыкны алдау белән шөгыльләнүчеләргә каршы көрәштә эшне әнә шул да тоткарлый. Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, бер үк тырмага кат-кат басучылар да җитәрлек. Янәсе, иртәме-соңмы, "бә­хет" елмаерга тиеш. "Андыйлар минем үземә дә еш мөрәҗәгать итә, - дип сөйләде ул.


- Алар үзләренең ялгышканын да аңлый. Тик күз ачып йомганчы баеп китү теләге көчлерәк. Кайберәүләр бер тапкыр "авызы пешүгә" дә карамастан, 10-15 елдан соң кабат финанс пирамидаларына акча ташый башлый".
Зур акча турында хыял­ланучылар нигә кимеми? Халыкның үз-үзен болай тотышын аңлап та була кебек. Бүген финанс пирамидала­ры турында күп сөйлиләр. Ялган оешмаларның ничек корылганын да чамалыйбыз. Пирамида башында торучылар яңа җәлеп ителгән кешеләр исәбенә акча эшли, ә арттагылар исә булган бар нәрсәсен югалта. Шуңа күрә кайберәүләр тизрәк өлгереп калырга ашыга. Түрәләр әйтүенчә, халыкта финанс аңлылык дәрәҗәсе түбән. Иртәме-соңмы, "пирамида" җимереләчәк, әнә шуны онытмасыннар иде.


"Финанс пирамидаларын оештыручылар төп өч шартка нигезләнә, - дип сөйләде Татарстан Милли банк җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин. - Иң беренче чиратта, бу - халыкта финанслар өлкәсендә белем җитмәү. Икенчедән, ялган оешмаларның күбесе финанс пирамидасы булуын яше­­реп тә тормый. Алар турыдан-туры акча эшләргә чакыра. Ягъни гади халык­ның психологиясенә басым ясыйлар. Өченче урында - чарасызлык. Матди яктан катлаулы хәлдә калучылар "пира­мида"га соңгы өмет итеп карый". Бүген халыкны алдау белән шөгыльләнүче оешмалар чит илләрдә дә бар. Тик алар бер-берсеннән нык аерыла, ди түрәләр. Мәсәлән, Германиядә яшәү­челәр финанс пирамидалары тәкъдим иткән зур акчага, гомумән дә, кызыкмый икән. Биредә халык акчаны аз процентлы итеп булса да, озак вакытка банкка салып куюны өстенрәк күрә. "Бездә исә халыкка акча тиз, бүген һәм хәзер үк кирәк, - ди Илдар Сафиуллин. - Шул харап итә дә".


Марат Шәрифуллин намус белән эшләүче финанс оешмаларын "пира­ми­да"лардан аерырга да өй­рәт­те. "Әгәр дә акчагызны икътисадый оешмага салырга телисез икән, иң элек аның лицензиясе булу-булмавын бе­лешергә, бу оешма турында мәгълүмат тупларга кирәк, - диде ул. - Моның өчен www.cbr.ru сайтына кереп карарга мөмкин. Биредә Россия Үзәк Банкының финанс оешмалары реестры бар". Бик зур акчалар вәгъдә итсәләр, чамалагыз, бу - финанс пирамидасы. Интернетта теге яки бу оешма турында мәгълүмат булмау яки киресенчә, чамадан тыш күп булуы да - ялган оешма билгесе.


Тиздән "пирамида" оештыручыларга каршы көрәштә яңа законнар да кабул ителергә мөмкин. Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, республикада өч закон проекты әзерләгәннәр. "Аларның берсе Россия Дәүләт Думасы тарафыннан яклау тапты да инде, - диде Марат Шәрифуллин. - Ул Россия Банкы күзәтүе астында булмаган оешмаларга акча җәлеп итү эшен алып баруны тыя". Шушы арада Татарстан хокук саклаучылары эш­чәнлеге финанс пирамидасына охшаган тагын 28 оешманың эшен тикшерә башлаган. Димәк, ярык тагарак янында утырып калучылар саны артырга мөмкин.

("Ватаным Татарстан", /№ 87, 24.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев