Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ткачев: Төркиядән томат кертү Россия җитештерүчеләренә һәм бәяләргә тәэсир итмәячәк

Авыл хуҗалыгы министры азык-төлек кертүнең киң географиясе бәяләр куюга да, күләмгә дә комачауламаячак, дип белдергән.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев азык-төлек кертүнең киң географиясе бәяләр куюга да, күләмгә дә комачауламаячак, дип белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Без һәр елны 500 мең тонналап томатны читтән кертәбез. Төрек партнерлары Россия базарына бары 50 мең тонна гына томат кертә. Без томатны Марокко, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән алабыз. География киң. Шушы күп булмаган партия җитештерүчеләргә дә, бәяләргә тәэсир итмәячәк”, – дип җиткергән ул. 

Ул шулай ук Россия җитештерүчеләренә теплицалар төзергә, кече милекчеләрне үстерергә булышабыз, дип белдергән.

Алдан дүрт төрек предприятиесе Россиягә 50 мең тонна помидор кертергә рөхсәт алган. Хәзерге вакытта Россиягә төрек томатларын 1 декабрьдән кертә башлау турында норматив-хокук базасында үзгәрешләр әзерләнә. 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев