Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түлешкә батыры

Белмим, бәлки миңа гына шулай тоеладыр, без бәләкәй чакларда Сабантуйлар аеруча күңелле уза иде. Көрәштә авырлык үлчәве дигән нәрсә дә, вакытка бил алышу да юк. Батырларны берсе сырты белән төшкәнче көрәштерәләр иде.

Бер елны көрәштә мәйдан уртасында кечкенә генә гәүдәле абзый пәйда булганын хәтерлим. Ә аның көндәше аннан өч тапкыр гәүдәлерәк. Әлеге абзый баһадирдай басып торган көрәшче янына килә дә, якын тирәдәге кешеләр ишетелерлек итеп: "Син, агай-эне, кайсы яклардан килдең соң? Минем кемлекне беләсеңме? Мин бит Түлешкә батыры",- ди. Кулларына сөлге алып көрәшә генә башлаулары була - "Түлешкә батыры"ның аягындагы галошлары бер, үзе икенче якка оча. Шушы вакыйгадан соң сыйрагы сыек мактанчыкларга "Түлешкә батыры" дигән кушамат тагу кереп китә.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X