Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүсез юридик ярдәм

Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге республиканың Юстиция министрлыгы белән берлектә хокук мәсьәләләре буенча халыкның моң-зарын тыңлау максатында мобиль мәгълүмати-консультация төркеме оештырды.

Төркемдә Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Конституцион суд аппаратлары һәм төрле министрлыклар белгечләре эшли.  Безнең районда   халыкка түләүсез юридик  ярдәм 20 декабрьдә күрсәтеләчәк. Гражданнарга хокук мәсьәләләрендә консультация бирү Сабада Балалар иҗат үзәге бинасында – 10.00-12.00 сәгатьләрдә, Шәмәрдәндә мәдәният йортында 13.30-15.00 сәгатьләрдә  үткәреләчәк.

Фото: https://pixabay.com | jessica45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев