Тәмәке кабындагы куркыныч рәсемнәр тартучылар сафын киметерме?
Бүгеннән Россиядә тәмәке продукциясе буенча Таможня союзы регламенты үз көченә керә. Әлеге регламенттан күренгәнчә, хәзер тәмәке капларының һәрьягында куркыныч рәсемнәр булачак һәм ул кап мәйданының 50 процентын алып торырга тиеш.
Моңарчы андый рәсемнәр бер якта гына һәм мәйданы кечерәк иде. Шулай ук җиләк-җимеш рәсемнәрен кую, “җиңел”, “йомшак” дигән язулар урнаштыру, тәмәкене төрле ашамлык тәме чыгаручы кушылмалар белән ясау да тыела.
Тәмәке белән көрәшү бик күптәннән булмаса да, берничә дистә ел бара инде. Моңа узган гасыр ахырында дөньяның күп кенә табиблары һәм галимнәре бертавыштан тәмәкенең зарары, никотинга ияләнү көче буенча героинга тиңләшүе хакында сөйли башлау да этәргеч булгандыр. Элегрәк җәмәгать урыннарында, спорт объектлары, мәктәп-бакчалар, балалар мәйданчыклары янында, подъездларда тартуны тыеп та караганнар иде, әмма моның гына файдасы булмады. Тәмәкегә бәяләрне күтәрүдән дә берни үзгәрми, 30-40 ел тарткан кеше бу гадәтеннән арына алмый, ул ипи ашамаса ашамый, әмма тәмәкесен пыскыта. Әлеге чаралар күбрәк яшь буынны бу афәттән арындыру өчен күрелә, әмма алар арзанлы тәмәке тартмый, ә гадирәгенә өйрәнгәне кесә калынлыгына карап, тагын да арзанрагына һәм сыйфатсызрагына күчә.
Шуңа күрә, тәмәке кабының ике ягы гына түгел, тоташ куркыныч рәсемнәрдән генә торса да, моның нәтиҗәсе булмас төсле. Гадәттә, тыелган җимеш гел татлырак тоела, Бутандагы (Тибеттагы кечкенә генә дәүләт) кебек кискен чаралар күрелеп, илдә тәмәке сату һәм тартуны тулысынча тыйган очракта да, пыскытучылар калмас дип булмый. Юк әйбер дефицитны тудыра, совет чорында чит ил товарлары яшертен генә, итәк астыннан гына сатылган кебек, тәмәке белән дә шулай булачак. Бәясе дә икеләтә, өчләтә артык булырга мөмкин. Туксанынчы еллар башында тәмәкегә кытлык булганда халык нәрсә генә тартып бетермәде, кайберсе бакчасында үзе үстерә башлады. Горбачев чорында исерткеч эчемлекләргә чикләүләр булганда эчүчеләр саны кимедеме? Киресенчә, халык ни җитсә шуны эчә башлады, җилемнәр, чәч лаклары да “ход”ка китте.
Әмма моңардан чыгу юлы һичшиксез булырга тиеш. Яшьләрне тәмәкедән арындыруның нәтиҗәле ысулы – спорт. Биш-алты яшеннән үк бу өлкәгә кереп киткәннәр үзләре генә түгел, башкаларны да ияртә ала. Билгеле, аларны үзләре кебекләр әйләндереп ала, башкалар да андыйларга тартыла. Һәркем профессионал булып бетә алмый, әмма яшүсмер чакта – һәрнәрсәне татып карыйсы килгән чорда спорт белән “авыру” бик күп начар гадәтләрдән арындырып калачак. Ә буялган тырнаклы бармаклар арасына нәзек тәмәке кыстырып пыскытучы кызларга шуны әйтәсе килә: хөрмәтле хатын-кызлар, сез нинди генә чибәр, күз явын алырлык булмагыз, ир-атлар тәмәке тартканнар белән танышырга атлыгып тормый. Аллаһы Тәгалә сезне гүзәл зат итеп яралткан икән, шундый булып калыгыз инде, сезгә карап сокланып, ошарга теләп, ир-атлар да акылга утырыр, дип ышанасы килә. Үзем дә ташлармын ахры, чурту, йөрәк бетергәнче.
Фото: Bigpicture.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев