Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә районы Үртәм авылы халкы: «Юл салыгыз безгә!»

«Безнең авылдан мәктәп укучылары көн саен дүрт чакрымдагы күрше авылга җәяү йөреп укый. Автобус килеп алмый, чөнки юл юк, яңгыр яуса, авылга җиңел машина белән керерлек түгел. Авылда берничә «УАЗ» машинасы бар. Берәр кая барасы булса, шул машиналарга төялешәбез.

Көндезге сәгать бергә барасы булса да, авылдан иртә белән үк кузгала торган машиналарга утырып китәбез. «УАЗ»да баруы үзе бер сират күперен кичү белән бер. Пычрак юлда ул йөз якка борыла, юлга аркылы да килә, чак батып калмый. Гомеребез шушы юлларда бетмәсә ярар иде дип куркышып бетәбез. Кайчанга кадәр юлсыз тилмерербез икән?»

Әтнә районы, Үртәм авылы халкы.

Юллар, әй юллар

Авылны эзләп табуы җиңел түгел. Русчасы Нуртяк икән аның, халык телендә Казак Үртәме дип йөртәләр. Биредә 95ләп кенә кеше яши, 27 хуҗалык исәпләнә. Әллә кечкенә булганга, әллә мари чигендә үк урнашканга, авылны «онытканнар». Халык ничә еллардан бирле юлны ремонтлауны үтенсә дә, үзгәреш юк. Авылда клуб та, мәчет тә, ферма да юк. Шулай да кул кушырып утыра торганнардан түгелләр. Үз күңелләрен үзләре күтәреп яши беләләр. Яшьләр, күп балалы гаиләләр дә бар. Мал-туар, кош-корт асрыйлар.Үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларга таш җәйдергәннәр. Тик авылдан ары юл юк...
Хәл чынлап та мөшкел. Без килгән көнне кар явып узган иде, юллар пычранып өлгергән, җиңел машина белән Үртәмгә кереп булмады. Колхоз тракторы, «УАЗ» машинасына утырып килгән кешеләр белән генә сөйләшә алдык. Исемнәрен әйтергә теләмәделәр.

– Шикаять белдерәсез дип әйтәләр безне. Бу безнең уртак проблема, авылга почтальон пенсия, газета-журнал китерә алмый, күрше авылларга эшкә йөрүчеләр интегә, мәктәп укучылары басудан җәяү йөри. Ә кырда ниләр очрамас?! Мәсәлән, үземнең хәтта бүрене күргәнем булды, кабан дуңгызлары да көз көне күбәя, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Юл булмауның бер уңай ягы да бар. Кечкенә балаларга җәяү йөрергә куркыныч дип, авылда башлангыч мәктәпне япмый торганнар. Тик өлкән класс укучыларына суыкларда, пычракларда Күлле Киме авылы мәктәбенә дүрт километр җәяү йөрергә туры килә.
Казак Үртәме Күәм авылы җирле үзидарәсенә керә. Күәм авылы башлыгы Риваль Гатауллинның үзенең дә үзәгенә үткән проблема булып чыкты бу.

– Халык белән очрашкан саен, бу мәсьәләнең чишү юлларын эзлибез. Юлны үзара салым акчасына төзекләндереп булмыймы дип тә уйлап карадык, ләкин ул акчаларны авыл белән авыл арасындагы юлларны төзекләндерү максатында файдаланырга рөхсәт ителми. Мөмкинлегемнән чыгып, юлларны тигезләтеп торырга тырышам, атнага ике тапкыр авылга кибет килә, ипи, кирәк-яракларны китерә, хат ташучы да җаен табып килә. Авылда пенсионерлар күп бит, ярый әле фельдшер үз авылыбызда бар. Авырып китсәң, ул ярдәм итә. Районга, күрше авылга барасы булса, Үртәмдәге берничә «УАЗ» машинасына инде бар ышаныч, – ди Риваль Гатауллин.

 

Реклама

Элек авылда ферма гөрләп торган. Нәселле сыерлар үрчеткәннәр. Хәзер ферма буш тора. Эш булмаганлыктан, күбесе мал-туар асрауга күчкән. Тугызар баш сыер тотучылар да бар икән. Күрше Ары авылыннан килеп сөт җыялар.
Үртәм авылына керә торган юл әллә ни озын да түгел – якынча биш чакрым тирәсе. Әмма шул кыска гына юлны да еллар буе төзекләндерүче табылмый. Әтнә районы хакимиятендә: «Бу юлны төзекләндерергә берничә тапкыр талпынып карадык, кирәкле проектны да ясадык, ләкин бу эшкә район бюджетының акчасы гына җитми. Аннары, Үртәмгә керә торган юл төбәк дәрәҗәсендәге булып санала. Шуңа да Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгына мөрәҗәгать итсәгез яхшырак», – дигән җавап белән чикләнделәр.

«Укучылар өчен көн дә куркып торабыз»

Мәгариф системасында оптимизация башлангач, мәктәпләр берләштерелгәч, укучыларны йөртә торган автобусларның төзеклегенә, юл куркынычсызлыгына игътибар бермә-бер артты. Үртәм авылына керә торган юл гына элеккечә кала бирә. Хәзерге заманда укучыларның күрше авыл мәктәбенә җәяү барып укулары да гаҗәп тоела. Әле яктырып та өлгермәгән килеш, иртәнге сәгать алтыда, караңгыда басу буйлап дүрт чакрым тәпиләгән ун яшьлек баланың куркынычсызлыгын кем кайгырта?

Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов: «Укучылар белән юлда ул-бу була калса, мәктәп директоры белән мин җавап бирәм», – ди. Яңа вазифага күчкәненә ике генә ай булса да, бу мәсьәлә белән яхшы таныш.
– Миңа кадәр бу мәсьәләне җитәкчелек дәрәҗәсендә чишәргә тырыштылар, төгәл җавап юк, көтәргә кушалар. Балалар күптән шулай җәяү йөри бит инде. Моңа кадәр бәхетсезлек очраклары булмады, шөкер, ләкин Алла сакласын. Алар өчен көн дә куркып торабыз. Тик юлларны үзем чыгып сала алмыйм бит. Бездән генә торса, автобусын да бирәм, юлларын да рәтләр идем, – ди Ленар Гарипов.

Проблеманы хәлдән килгәнчә чишәргә тырышкан мәгариф идарәсе. Авылда ике «УАЗ» машинасы бар. Шоферлар белән сөйләшеп, бензин өчен аз булса да акча бүлеп биреп, балаларны мәктәпкә илтүне оештырганнар. Әмма, Ленар Гарипов әйтүенчә, быел шоферлар бу шартлардан баш тарткан. Дөрес, бер әти үз баласын йөртә ди, ә машинасы булмаганнар җәяү тәпиләргә мәҗбүр. Биш-алты укучыны бер машинага төяп, юл йөрү кагыйдәсен бозып, пычрак юлдан боргалана-боргалана бару куркыныч. Шоферларның үз өстенә җаваплылык алырга теләмәүләре гаҗәп тә түгел.
Кыскасы, менә шундый очы-кырые күренмәгән мәсьәлә. Мәктәп укучылары җәяү йөрмәсен өчен автобус кирәк, авылга автобус җибәрсеннәр өчен юл кирәк, юл булсын өчен акча кирәк, акча булсын өчен...
Әтнә районының Яңа Җолби авылы укучылары да шулай җәяү йөреп азапланган. Күптән түгел анда юл салганнар. Дүрт бала гына булса да, аларны хәзер автобус килеп ала, китереп куя. Үртәм авылына да шундый көннәр җитәр дип көтәргә генә кала.

Сүзен-сүзгә

Наилә Клевлеева, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе:

– Нуртәк авылына илтә торган Каенсар–Нуртәк юлы 4,99 километр араны тәшкил итә. грунт белән капланган әлеге юл төбәк дәрәҗәсендәге гомуми кулланылыштагы юллар исемлегенә кергән. Бу юлларның төзеклеге Татарстан бюджетыннан юл эшләре программасы кысаларында бүленеп бирелә торган акчага тәэмин ителә. Каенсар-Нуртәк юлын төзекләндерү мәсьәләсе киләсе елларга юл эшләре программасын раслаганда каралачак. Барысы да финанс мөмкинлекләреннән чыгып хәл ителәчәк.

 Әтнә, Үртәм

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаман көтәргә генә куша беләләр шул...нәтиҗәсе юк,булмас та.

    • аватар Без имени

      0

      0

      уртэм халкына хыялланрга кала буш сузлэр,буш хыяллар белэн.