Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВ каналы татарча ситком сериал төшерергә планлаштыра

Сюжетлар гаилә тормышын яктыртуга корылган булачак.

Июнь аенда ТНВ каналы татарча ситком сериал төшерә башлаячак. Сериал гаилә тормышын, ир-хатын мөнәсәбәтләре яктыртуга корылган булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте.

  • Ситком – ситуацион комедия, бер урында һәм бер үк персонажлар катнашындагы сериал.

“ТНВ каналында яңа проект башлап җибәрәбез. Июнь аенда татарча ситком сериал төшерәчәкбез. Тамашачылар аның беренче серияләрен сентябрь аенда күрә алачак. Проектның авторы – “Яңа Гасыр” каналының башкарма директоры Айрат Сибагатуллин”, - диде ул.

Илшат Әминов әйтүенчә, сериал гаилә тормышын һәм ир-хатын мөнәсәбәтләрен яктыртуга корылган. “Сериалдагы барлык күренешләр дә гаилә әгъзалары арасында бара. Безгә күп серияле, көн саен бара торган сериал кирәк. Шуның өчен әлеге сериал “Санта Барбара"дан ким булмаячак”, - диде ул.

Сериал төшерүдә сценарист буларак Аманулла, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Нәҗмиев, Айсылу Хафизова, Рөстәм Каримуллин, Ләбиб Лерон катнаша.

“Авторлар белән сериалның тарихы, геройларның характеры һәм серияләрнең планын уйладык. Һәрбер сценарист өч серия язды. Ситком – ситуацион комедия, безнең өчен бу яңалык. Кызык тәҗрибә, шуның өчен әлеге идеяне тулысынча хуплыйм”, - диде Айсылу Хафизова.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев