Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВ үткәргән "Талант" конкурсында үзләренең алып баручылары җиңде

"Яңа гасыр" каналының “Талант” бәйгесендә утызга якын кеше катнашкан, әмма барыбер лаек дип ТНВ алып баручысы Альберт Шакиров табылган.

ТНВ каналының тарихи темаларга тапшыру әзерләүче яңа талантларны ачыклау максатыннан уздырылган “Талант” конкурсында ТНВ алып баручысы Альберт Шакиров җиңүче дип табылды. Бу хакта ТНВда узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

"Татар-информ" хәбәрчесе бәйге үткәрелгәндә "Талант"ның Нигезләмәсе сакланмаганын ачыклады. 

  • ТНВ март аенда татар телендәге видеопроектлар бәйгесен игълан иткән иде. Конкурсантлар үз тапшыруларын каналда трансляцияләү хокукына көч сынашты. Конкурста 24 кеше катнашкан.

Бәйгедә моңарчы "Яңа гасыр" каналында "Без тарихта эзлебез" тапшыруын алып барган Альберт Шакиров җиңде. Ул "Талант" конкурсына 14-15 тапшыруга исәпләнгән "Юлчы" проектын тәкъдим иткән. Конкурс Нигезләмәсе буенча, проектта “татар халкының тарихы һәм Татарстан авыллары тарихы, Татарстан Республикасының үткәне һәм киләчәге” чагылдырылырга тиеш. Талант” бәйгесе җиңүчесе Альберт Шакиров исә Уфа, Оренбург шәһәрләре һәм Башкортстан, Оренбург өлкәсе авыллары турында тапшырулар әзерләячәк. Проектта Татарстандагы бер генә авыл – Азнакай районындагы Тымытык авылы гына бар.

ТНВ каналының башкарма директор урынбасары Данил Гыйниятов, Нигезләмәнең бу пункты ни өчен сакланмаганын сорагач, “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма бирде. “Юлчы” проекты Россия төбәкләрендәге һәм Татарстандагы татар авылларын күрсәтәчәк”, - диде ул.

Конкурс Нигезләмәсе буенча, җиңүчеләр 31 августка кадәр бүләкләнергә тиеш иде. Әмма оештыручылар бу пунктны да сакламадылар.

“Без тапшыруга әзерлекне март аеннан ук башлап җибәрдек. «Без тарихта эзлебез» тапшыруы тәмамлангач та, татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җыенында ни өчен Татарстаннан читкә чыкмавыбыз турында сораулар күтәрелгән иде”, - диде сертификатны кабул итеп алган Альберт Шакиров. Ул оештыручыларга рәхмәт әйтеп, чыгымнарның күпмедер өлешен үзләре күтәреп, әлеге эшләрен дәвам иттерәчәкләре турында вәгъдә бирде. 

  • "Без тарихта эзлебез" тапшыруы да Дәүләт заказы белән эшләнде. 

ТНВ каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин “Юлчы” проекты авторы Альберт Шакировка тапшырулар әзерләү өчен 1 миллион сумга сертификат тапшырды. Димәк, хәзер ТНВ каналында әлеге тапшыруны “Талант” бәйгесендә җиңгән “Юлчы” проекты алыштырачак. Алып баручысы да шул ук кала. 

Альберт Шакиров “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Сентябрь ахырында чыга башласак та, атна саен чыгып, декабрьгә кадәр күрсәтерлек материалыбыз бар. Без аларны җыеп кайттык инде. Уфа, Оренбург шәһәрләре үзе үк бер тапшыруга гына сыймаска да мөмкин. Башкортстандага Килем, Төмәнәк авыллары, Тымытык авылы, Каргалы, Мостафа авылы... Без Оренбургка кадәр маршрут төзедек тә юлдагы иң кызыклы авылларның тарихларын алып чыктык. Эшебез дәвамлы булыр, дип уйлыйбыз, - диде. Ул алга таба иганәчеләр турында да уйлауларын әйтте.

Альберт Шакиров билгеләп үткәнчә, ТНВ җиңүчесенә бирелгән  1 миллион сум – ул тапшыру җитештерергә бирелгән акча. “Тапшыру ТНВга тапшырылгач кына килешү буенча безгә акча күчә дип аңлыйм”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X