Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВ йолдызы, татарның Николь Кидманы Гүзәл Сәгыйтова кемгә кияүгә чыккан? [+фото]

ТНВда "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты. Бу турыда имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга инде ике көн тынгы бирми. Барысы да кияүне күрәсе, аның турында күбрәк беләсе килә.

Эш шунда ки, яшь гаилә үзләренең никахына интернетта артык игътибар булуны теләмәде.

Кияү Айнур Яруллин - Казан егете, биология фәннәре кандидаты, ветеринар клиника мөдире булып эшли. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы, татар иҗтимагый тормышыннан хәбәрдар кеше. Казанда туган булуына карамастан, татарчасы да чип-чиста. Айнур 5нче татар гимназиясен тәмамлаган.
19 август көнне "Ярдәм" мәчетендә никах укылды, кичен "Дворянское гнездо" ресторанында хәләл туй иттеләр. Кияү белән кәләш Тукай заманындагыча киенгәннәр иде. Бер кунак тәбрикләү сүзе әйткәндә "үзебезне бүген Тукай заманындагыча хис итәбез" диде. Бәйрәмне Илдар Кыямов алып барды. Ни кызык, Илдар әфәнде Гүзәл белән эшли, ә Айнурның күршесе, бер кат өстәрәк яши. "Гүзәлне эштә күргәч, бу кыз ник кияү тапмый икән дип аптырый идем, ә Айнурны лифтта күргән саен ник өйләнми икән дип уйлый идем. Менә бит Аллаһы Тәгалә юлларны ничек кисештерә", диде Илдар Кыямов.

Туйда булучылар Айнур белән Гүзәлнең бер-берсенә пар килгәнен, хәтта тышкы яктан охшауларын ассызыклады. Икесе дә тынычлар, акыллылар, затлылар. Туйда бик күп матур теләкләр яңгырады. Без дә аларның барысына да кушылабыз! Бәхетле булыгыз!

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X