Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВда бәби-бум: журналистлар гаиләсендә кызлар ишәя! [фото]

ТНВ каналы хезмәткәрләре арасында бәби-бум бара! Журналистлар гаиләләре бер-бер артлы ишәя.

Күптән түгел генә журналист, хәзерге вакытта никахлашу тантаналарын алып баручы Эльвира Әхтәмова кыз бала алып кайтты. Ире белән алар моңа кадәр Нариман исемле малай үстерәләр иде.

Корреспондент Айзат Шәймәрдановның да кызы туган. Хатыны Айгөл белән 24 мартта ук әти-әни булып куйган алар.

“Ком сәгате” тапшыруының редакторы Гүзәл Сәгыйтова кичә әни булды. Аның да кызы туган.

Без исә гаиләләрне шатлыклы вакыйгалары белән котлыйбыз! Балалары исән-сау, тәүфыйклы булып үссен!

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев